Май бәйрәмнәренә Казан кунакханәләре номерлы фондының 97%-ына бронь ясалган.
(Казан шәһәре KZN.RU, 3-нче май). Татарстан башкаласы Россия шәһәрләре арасында май бәйрәмнәрендә иң популяр туристик юнәлеш исемлеген әйдәп бара. Бүгенге эшлекле дүшәмбе вакытында Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Иван Кузнецов шундый мәгълүматлар китерде.
Oktogo.ru кунакханәләргә онлайн-бронь ясау Россия сервисы тарафыннан ясалган рейтинг мәгълүматларына караганда, май бәйрәмнәрендә Казан иң популяр туристик маршрутлар арасында лидерлык позициясен тота. Татарстан башкаласына кунаклар уртача алганда 3 көнгә килә һәм яшәү өчен көненә якынча 3,1 мең сум түләячәк. Әлеге рейтинг Россия туристларының 2014 елның 1-нче маеннан алып 11-енә кадәр кунакханәләргә ясаган броньнары нигезендә төзелгән.
Booking.com сайты мәгълүматларына караганда, Казанда 97% урнашу объектына бронь ясалган, башка миллион-шәһәрләрдә әлеге күрсәткеч уртача 70%-ны тәшкил итә. Иван Кузнецов билгеләп үткәнчә, шәһәр кунакханәләренең кулланылышы югары дәрәҗәдә. Мисал өчен, хәтта югары бәяле сегментка ия булган кунакханәләрдә дә 90%-тан арта торган күрсәткечләр тора. Май бәйрәмнәреннән соң кунакханәләрдән кулланылыш күзгә күренеп кимүен дә билгеләде ул.
Шәһәрнең шундый зур популярлыгы кайбер кыенлыклар белән дә кисешә. Әйтик, И.Кузнецов сүзләренә караганда, әлеге даталарга экскурсияләргә бронь ясау мөмкин түгел иде диярлек, чөнки экскурсоводлар җитми. Аудиогидлы икекатлы автобуслар шәһәр кунаклары тарафыннан иң күп соралган сервис булган. Казан Кремле һәм Ривьера элеккечә үк иң популяр объект булып кала бирә, шулай ук Иске Татар бистәсенә дә кызыксыну үскән.
Шәһәр Мэры Илсур Метшин сүзләренә караганда, Казан бәйрәм шәһәре генә түгел, ә бизнес-форумнар, конференцияләр үтә торган мәйданчыкка да әйләнергә тиеш. “Бәйрәм туризмын һәм ял көне туризмын үстерергә керткән көчебез үз нәтиҗәләрен бирүе сөендерә. Әмма, кызганычка каршы, гадәти көннәрдәге туризм бик үк сөендерерлек түгел, алга куярлык бурычларыбыз бар, аерым вакыйгага юнәлтелгән туризмны үстерү өстендә эшләргә кирәк. Хәзерге вакытта күпчелек рәсәйкүләм һәм халыкара форумнар Мәскәүдә һәм Санкт-Петербургта үтә. Без бәйрәмнәр үткәрә торган гына түгел, бизнес-чаралар, форумнар еш үтә торган шәһәргә әйләнергә тиешбез”, - дип нәтиҗә ясады Илсур Метшин.