Тарихи кыйммәткә ия булган һәм табигый ландшафт саналган паркны сакчыллык белән яңарту концепциясе нигез итеп алынды.
(Казан шәһәре KZN.RU, 5-нче май). Казанның Горький исемендәге паркын торгызуның беренче этабы агымдагы җәйдә башланыр дип планлаштырыла. Бүген әлеге проект белән Казан Мэры Илсур Метшин танышты.
Күчмә киңәшмәдә Казан Башкарма комитеты җитәкчесе Денис Калинкин, Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары – Тышкы төзекләндерү комитеты рәисе Игорь Куляжев, Вахитов һәм Идел буе районнары администрациясе башлыгы Андрей Лобов, шәһәрнең баш архитекторы Татьяна Прокофьева, "Горводзеленхоз” Трест” МУП директоры Роза Җәббарова, Казан (Идел буе) федераль университетының Экология һәм география институтындагы җир өсте экосистемаларын оптимальләштерү бүлеге башлыгы Галина Юпина, "Трудовые резервы” стадионы директоры Руслан Минабутдинов һәм башкалар катнашты.
Татьяна Прокофьева сүзләренә караганда, проект узган җәйдә - Универсиададан соң ук эшләнә башлаган. Башта паркка Уеннарның ачылыш һәм ябылыш тантаналарыннан калган сәхнә конструкцияләрен урнаштыру турында сүз булган иде. Биредә күзәтү мәйданчыгы, кафе һәм Универсиада музее урнаштырылыр дип көтелгән иде. Әмма соңыннан әлеге идеядән баш тарту карарына киләләр. Тарихи кыйммәткә ия булган һәм табигый ландшафт саналган паркны сакчыллык белән яңарту концепциясе нигез итеп алынды.
14,5 мең кв.метр мәйдандагы асфальт һәм брусчаткада гамәлдәге юл-сукмак челтәрен торгызу, урамда ут баганалары челтәрен тулысынча реконструкцияләү, җәяүлеләр күперен ремонтлау, эскәмияләр, чүп савытлары һәм башка кече архитектура формаларын урнаштыру – беренче этапта башкарыласы эшләр.
Яшел үсентеләргә аеруча да зур игътибар бирелер дип көтелә. Авария хәлендәге һәм корыган үсентеләр урынына 850-дән артык яңа агач утыртылган. Шулай ук 2 мең кв.метр мәйданда 1,5 мең куаклык һәм күпьеллык чәчәкләр утырту күздә тотыла.
Бу җәйдә паркта Вишневский урамы ягыннан парад баскычы сыман паркка яңа керү юлы барлыкка киләчәк, автобус тукталышы янында уен элементларын үз эченә алган балалар мәйданчыгы, шулай ук “Лето” кафесы ягыннан уңайлы парковка оештырылачак. Элек аттракционнар урнашкан ачык мәйданчыкка газон җәю планлаштырыла. Халыкка уңайлы булсын өчен, өстәмә җәмәгать туклану урыны булдырылачак.
Шулай да бу киң территорияне киләчәктә куллану мәсьәләсе әле ахыргача каралып бетмәгән. “Шактый зур ачык мәйдан бу. Безгә шәһәр халкы белән киңәшләшергә, алардан биредә нәрсә күрергә теләүләрен сорарга кирәк. Мөгаен, биредә яшь спортчылар өчен футбол кыры да булырга тиештер. Әйе, янда гына “Трудовые резервы” стадионы бар, әмма анда спорт мәктәпләренең махсус төркемнәре генә шөгыльләнә ала”, - дип билгеләде Мэр.
Шәһәр җитәкчесе фикеренчә, “Трудовые резервы” җитәкчелеге һәм коллективы паркны мәдәни һәм спорт тормышы белән баетуны үз өстенә алырга тиеш.
“Төзекләндереп кенә калмыйча, киләчәктә безгә әлеге территориянең хуҗалары да була белергә кирәк. Команда бар, директор бар. Өстәмә хезмәт, аттракционнар, спорт инвентарьларына прокат һәм башка юнәлешләр булдырырга кирәк”, - диде Мэр.
Тулаем алганда, Илсур Метшин паркта максималь рәвештә табигый ландшафтларны саклау концепциясен хуплады. “Горький паркы – бу яңа мәйданчык түгел, ә тарихи урын һәм табигый-экологик каркасның әһәмиятле өлеше. Шуңа да әлеге объектны реконструкцияләүгә бик сакчыллык, игътибар белән якын килергә кирәк, һәм, әлбәттә, экологларыбыз белән киңәшләшеп эшләү сорала. Башта әлеге паркта булганнарны торгызырга, ә аннан соң яңа элементларны булдыру өстендә эшләргә кирәк”, - дип ассызыклады.
Хәзерге вакытта Горький исемендәге паркта “Горводзеленхоз” Трест” МУП хезмәткәрләре әзерлек эшләре башкаралар. Илсур Метшин киңәшмәгә шәһәр экологик советы әгъзасы буларак чакырылган Галина Юпинага әлеге мәсьәләне контрольгә алырга, авария хәлендәге агачларны чынлап торып ихтыяҗ булганда гына кисәргә кушты. Эколог Мэр сүзләре белән килеште, үсемлекләрне кисү һәм тау битләрен төзекләндерүгә бик сакчыл һәм игътибар белән якын килү кирәклеген билгеләде. Аның сүзләренә караганда, 100 елдан артык үсүче юкә агачлары, 150 елдан артык үсүче наратлар бар.
“Паркның төп билгеләнеше – табигый ландшафт, ә ял итү зонасы икенчел урында икәнлеген истә тотарга кирәк. Яшел үсентеләрне арттырсак, яхшы булыр иде, бигрәк тә Миллениум күпереннән үзәккә бара торган трасса буенча саклагыч трасса утыртырга кирәк. Күпер төзелеше аркасында паркның әлеге өлеше ялангач калды, һәм ул торгызылырга тиеш. Тау битләрен ныгытырга, нинди куаклыклар һәм агачларны утыртырга кирәклекне җентекләп уйларга кирәк”, - дип үз тәкъдимен кертте эксперт.
Паркның экосистемасын үстерү темасын дәвам итеп, Илсур Метшин Горький паркын тиеннәр дә яратып өлгергәнен, аларның мондагы кешеләр белән бик теләп аралашуларын билгеләп үтте. Мэр аулак почмакларда, галим-экологлар белән моны дөрес эшләү буенча киңәшләшеп, тиеннәр өчен махсус “өйләр” булдырырга кушты.
Проектны төзүчеләргә шәһәр җитәкчесе парк территориясен велосипедта йөрүчеләр өчен дә уңайлы шартлар белән тәэмин итәргә сорады. Беренче этапта паркта гамәлдәге юлларда велосипедта йөрүчеләр һәм җәяүлеләр өчен полосаларны чикләячәкләр, ә алга таба, Мэр фикеренчә, парк буенча яр буена алып чыгарлык зур веломаршрут эшләргә кирәк.
Җәмәгать хокук тәртибен саклау мәсьәләләренә дә зур игътибар юнәлтү сорала. “Парк кечкенә түгел. Биредә кечкенә сабыйлары белән әниләр йөри, балалар уйный. Видеокүзәтү системасын урнаштырырга һәм диспетчерлык пунктына куярга кирәк. Видеокамералар һәр адым саен булырга тиеш. Тәүлекнең теләсә кайсы вакытында – иртән, көндез һәм кичен – парк иң тыныч урыннарның берсе булырга тиеш”, - дип ассызыклады шәһәр җитәкчесе.
Казан Мэры төзекләндерүнең беренче этабын бу елның көзенә тәмамларга кушты, әмма төп уңай үзгәрешләрне паркта йөрүчеләр инде җәй айларында ук сизәргә тиешләр.