Илсур Метшин юридик факультет студентлары һәм чыгарылыш курс студентлары өчен...
Юридик факультетының чыгарылыш курс студентлары ассоциациясе Казан Мэрына иң яхшы сорауга конкурс игълан итә.
(Казан шәһәре KZN.RU, 7-нче май). 15-нче май көнне Казан (Идел буе) федераль университетының юридик факультетында белем алган студентлар һәм чыгарылыш курс студентлары өчен Казан Мэры, Юридик факультетының Попечительләр советы рәисе Илсур Метшин мастер-класс үткәрәчәк. Әлеге чара “Профессионалга 100 сорау” проекты кысаларында узачак.
Юридик факультетының чыгарылыш курс студентлары ассоциациясенең матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, И.Метшин чыгышы белән яшь юристларның КФУ юридик факультетында белем алган зур уңышларга ирешкән казанлылар белән очрашулар сериясе ачыла. Чараны Казан Мэриясе ярдәме белән КФУ Юридик факультет чыгарылыш курс студентлары ассоциациясе оештыра. Мастер-класс юридик факультетның чыгарылыш курс студентлары һәм югары курс студентларына юнәлтелгән.
Шәһәр башлыгы чыгышының темасы – “Муниципалитетның чиксез җаваплылыгы һәм чикләнгән мөмкинлекләре”. Илсур Метшин Башкарма комитет эшенең тәҗрибәсе турында сөйләячәк, Җирле үзидарә турындагы законның уңай һәм тискәре яклары турында булган фикере белән бүлешәчәк һәм сорауларга җавап бирәчәк.
Әлеге очрашуны әзерләү кысаларында КФУ Казан Мэрына иң яхшы сорауга конкурс игълан итә.
Сорауларны 2014 елның 14 маена кадәр Top100toMetshin@gmail.com,law_fac_association@mail.ru электрон адресларына җибәрергә мөмкин.
Сорауларны төркемнең “Фикер алышу” (“Обсуждения”) бүлегендә калдырырга була. Конкурс җиңүчеләренә кыйммәтле бүләкләр тапшырылачак.