Казан Мэры Юрий Баранниковны Җиңү парадына чакырды.
(Казан шәһәре KZN.RU, 7-нче май). Бөек Ватан сугышында Җиңүгә 69 ел булу уңаеннан Казан Мэры Илсур Метшин сугыш ветераны Юрий Иванович Баранниковта булып кайтты.
Чарада шулай ук ТР хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры урынбасары Ирина Просвирякова, Вахитов һәм Идел буе районнары администрациясе башлыгы урынбасары Евгений Варакин катнаштылар.
Юрий Баранников 1942 елның 24 августында хәрби хезмәткә алына. Ул мотопехотта хезмәт итә, яраланганнан соң машина йөртүчесе булып эшли. Җиңү көнен – 1945 елның 9 маен – солдат Латвиядә каршы ала.
Тыныч чорда Юрий Иванович озак вакыт төзелештә хезмәт куя. 1970 елдан алып 1985 елга кадәр Казанның Капиталь төзелеш идарәсен җитәкли. Аның катнашында миллионлаган квадрат метр торак һәм дистәләгән социаль объектлар төзелә. “Сез минем өчен олы дус һәм зур авторитет булып торасыз”, - дип билгеләде Казан Мэры. Шәһәр җитәкчесе һәм ветеран төрле темалар буенча фикер алыштылар, шәһәр һәм хәтта дөньякүләм проблемаларга кагылышлы әңгәмә кордылар. Өлкән яшьтә булуына карамастан – 8-нче июньдә Юрий Иванович 90 яшен тутыра – ветеран зирәк акылга ия һәм күпләгән сораулар буенча үзенең анык фикере бар.
Илсур Метшин Юрий Баранниковны якынлашып килүче бәйрәм белән котлады һәм аңа 9 май көнне Ирек мәйданында үтәчәк Җиңү парадына чакыру билеты тапшырды. Илсур Метшин Җиңү көне бәйрәм парадыннан соң сугыш чоры җырларын үз эченә алган зур масштабтагы хор оештырылачагын искәртеп үтте.
Ул шулай ук ветеранга, балалары һәм оныклары белән иркен аралаша алсын өчен, бүләк буларак радиотелефон бирде. Шәһәр җитәкчесе ветеранга ихлас күңеленнән сәламәтлек теләде. “Җиңүнең 70 еллыгын гына түгел, 100 еллык юбилеен да күрергә язсын үзегезгә!” - дип билгеләде И.Метшин.