Илсур Метшин акциядә катнашучыларга, дирижерга һәм шәһәрдәге хор коллективлары җитәкчеләренә рәхмәтен белдерде.
(Казан шәһәре KZN.RU, 7-нче май). Бүген Ирек мәйданында “Җырлый торган Казан” проекты кысаларында узган җыелма хор репетициясендә музыка мәктәпләреннән меңнән артык мәктәп укучысы катнашты. Репетициядә Казан Мэры Илсур Метшин да булып кайтты.
Аны Казан Башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Ләйлә Фазлыева, Мәдәният идарәсе башлыгы Айгөл Горнышева һәм башкалар озата йөрделәр.
Акциядә катнашучылар “Катюша”, “Смуглянка”, “День Победы”, “Темная ночь” кебек сугыш чоры җырларын башкардылар. Репертуарда барлыгы рус һәм татар телләрендә башкарылачак 20 музыкаль әсәр, аларның барысы да 9 майда парад тәмамлану белән җырлана. Теләгән һәркем әлеге хорга кушылып, үзенең яраткан җырларын башкара алачак. Ирек мәйданында тамашачылар өчен трибуналар инде урнаштырылган, зур экранда җырларның сүзләре язылып барылачак.
Һава температурасы салкын булуга карамастан, җыелма хор репетициясе яхшы һәм бәйрәм алды позитив дулкынында үтте. Хор дирижеры Миләүшә Тәминдарова (ТР камерлы хорының сәнгать җитәкчесе) катнашучыларны рухландырып, сәхнәдә үз-үзләрен тотышлары буенча тәкъдимнәрен биреп торды.
Хор чыгышыннан соң Илсур Метшин репетициядә катнашучыларга парад көнендә сәхнәдә үзләрен тамашачылар һәм видеокамерлара алдында ничек тотарга кирәклеге хакында киңәшләрен бирде. “Беренче рәт һәм ике кечкенә солист үзләрен видеокамера төшерәсен аңлап җырлыйлар. Хор чыгышын берничә камера төшерәчәк, алар арткы рәтләрдәге йөзләрне дә эләктерәчәк. Боларның барысы да өч зур экранда һәм телевидение буенча күрсәтеләчәк. Шуңа да һәркем җырларны башкарганда, үзен сәхнәдә иркен тотарга, әлеге 20 җырны берүзе генә башкарган кебек хис итәргә тиеш”, - дип мөрәҗәгать итте Мэр катнашучыларга.
Репетиция ахырында Илсур Метшин акциядә катнашучыларга, дирижерга һәм шәһәрдәге хор коллективлары җитәкчеләренә масштаблы хор флешмобында катнашулары өчен рәхмәтен белдерде. “Зур рәхмәт сезгә! Сезнең әти-әниләрегез алдында баш иям һәм гаиләләрегезне, әби һәм бабаларыгызны якынлашып килүче бәйрәмнәре белән котлыйм! Парадта күрешкәнчегә кадәр!” – диде ул.