Илсур Метшин сайланылган композицияләрне беренче булып тыңлады һәм шәһәрдәге иң зур фонтан комплексын ачып җибәрде.
(Казан шәһәре KZN.RU, 8-нче май). Казанда Г.Камал театры каршындагы мәйданчыкта “җырлый торган фонтаннар” яңа музыка астында “бии” башладылар. Казан Мэры Илсур Метшин сайланылган композицияләрне беренче булып тыңлады һәм шәһәрдәге иң зур фонтан комплексын ачып җибәрде.
Эшлекле сәфәрдә Вахитов һәм Идел буе районнары администрациясе башлыгы Андрей Лобов, Казан Башкарма комитетының Тышкы төзекләндерү комитеты рәисе урынбасары Рәйес Зәйнетдинов, Мәдәният идарәсе башлыгы урынбасары Азат Абзалов, “Гордводзеленхоз” Трест” МУП директоры Роза Җәббарова, С.Гобәйдуллинаның Заманча музыка үзәгенең сәнгать җитәкчесе Ләйлә Монасыйпова һәм башкалар катнашты.
Фонтаннар өчен яңа музыкаль фон булдыру инициативасы – С.Гобәйдуллина үзәгенеке, әлеге идея апрель ахырында Илсур Метшин иҗади интеллигенция вәкилләре белән очрашкан вакытта яңгыраган иде. Ул вакытта Мэр идея өчен белгечләргә рәхмәт белдерде һәм, фонтаннарны эшләтеп җибәргәнче (традиция буенча шәһәрдә фонтаннар ел саен 9 майда эшли башлый), яңа фонограмманы яздыру эшләре белән ашыгырга кушты.
София Гобәйдуллинаның заманча музыка үзәге ТР Композиторлар берлеге һәм шәһәрнең музыка мәктәпләре белән берлектә Г.Камал театры каршындагы мәйданда “җырлый торган фонтаннар” өчен музыкаль фон әзерләде. Фонограммага татар классикларының (Салих Сәйдәшев, Фәрит Яруллин, Нәҗип Җиһанов, Александр Ключарев, Алмаз Монасыйпов, Ренат Еникеев) авторлык әсәрләре, шулай ук Эльмир Низамов һәм Радик Сәлимов кебек Казандагы яшь композиторларның симфоник оркестр башкаруындагы әсәрләре кертелгән. Шулай ук казанлылар татар халык җырларын заманча эшләнелештәге форматта да тыңлый алачаклар.
Фонограмма сигез блоктан тора, һәрберсе 30-40 минут дәвам итә. Музыкаларның гомуми вакыты 4 сәгать тә 20 минутны тәшкил итә. Блоклар берсе артыннан берсе дә яңгыратылырга, шулай ук очраклы рәвештә сайланган композиция дә уйнарга мөмкин. Г.Камал театры каршындагы мәйданчыкта көн саен сәгать 11.00-дән алып 22.00 сәгатькә кадәр музыка яңгыраячак. Әмма 9-нчы майда һәм башка бәйрәм көннәрендә ул 23.00 сәгатькә кадәр уйналачак. Махсус программа белән тәэмин ителү аркасында фонтаннарның хәрәкәтләре һәм утлар белән яктыртылышы үзгәрә ала.
Яр буенча йөргәндә Илсур Метшинга кабызылган фонограмма астында фонтаннарның эшен дә тәкъдим иттеләр. Мэр әле бер ел элек кенә нәкъ менә бу урында гомумән башка музыка яңгыраганлыгын билгеләп үтте. “Кунаклар белән театр каршындагы мәйданда һәр йөргән саен, мин шакката идем – ни өчен биредә ачык попса яңгырый соң?. Театрдагы хезмәттәшләребез алдында гафу үтенәм, бу аларның гаебе булмаган икән. Билгеле булганча, аларның моңа бер катнашы да юк. Инициатива өчен рәхмәт сезгә, без моны бик шатланып хупладык. Классик музыка шәһәрлеләр һәм башкала кунаклары күңеленә дә хуш килер, балалар һәм яшьләрдә яхшы музыкага карата мәхәббәт тәрбияләргә булышыр”, - диде Мэр.
С.Гобәйдуллина үзәгенең сәнгать җитәкчесе Ләйлә Монасыйпова үз чиратында Мэрга “Җырлый торган фонтаннар” проектын хуплаганы өчен рәхмәтен белдерде. Аның фикеренчә, Г.Камал театры каршындагы мәйданчык – татар композиторларының классик һәм заманча музыкасын яңгыратыр өчен менә дигән урын.
“Әлеге музыкага, татар театры каршында да яңгырамагач, тагы кайда яңгырарга соң, алар бит нәкъ менә аның өчен язылганнар - мин инде бу хакта әйткән идем”, - дип килеште аның белән Мэр.
Мәдәният идарәсе башлыгы урынбасары Азат Абзалов киләсе елда Казанның яшь композиторлары әсәрләре нигезендә музыка фонын булдыру планлаштырылганлыгын сөйләп үтте.
Казан Башкарма комитетының Тышкы төзекләндерү комитеты рәисе урынбасары Рәйес Зәйнетдинов Мэрга хәбәр иткәнчә, техник яктан фонтаннар эшли башлауга тулысынча әзер, Мэр аларны эшләтә башларга кушты.