Утырышта Рөстәм Миңнеханов һәм Илсур Метшин катнашты.
(Казан шәһәре KZN.RU, 8-нче май). Казанда Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында 1941-1945 елгы Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 70 еллыгын бәйрәм итүгә әзерлек һәм аны уздыру буенча республика оештыру комитеты утырышы узды. Әлеге чарада Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Казан Мэры Илсур Метшин катнаштылар.
Рөстәм Миңнеханов фикеренчә, 1941-1945 елгы Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 70 еллыгын бәйрәм итүгә әзерлек һәм аны уздыру эше оешкан төстә һәм системалы рәвештә алып барылырга тиеш. «Бүген безнең алда уртак бурыч – Бөек Ватан сугышының һәр ветеранына мөмкин кадәр күбрәк игътибар бирү, вакыт-вакыт кына түгел, ә һәрвакытта да. Һәр ветеран үзе турында кайгыртуны сизеп торырга тиеш, адреслы ярдәм күрсәтүгә зур игътибар бирергә кирәк», - дип белдерде ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов.
Ул шулай ук бүген ветераннарның социаль хәлен яхшырту өчен күп эшләр башкарылганлыгын, шул исәптән торак шартларын, медицина хезмәт күрсәтүләрен һәм дарулар белән тәэмин итүне яхшыртылганлыгын билгеләп үтте. «2014 елның апрелендә Россия Федерациясе бюджетыннан 248 ветеранның торак шартларын яхшырту өчен 248 млн. сум күләмендә чираттагы транш алынды”, - диде Рөстәм Миңнеханов һәм ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгына һәм ТР Дәүләт торак фондына, муниципаль берәмлекләр башлыкларына барлык кирәкле эшләрнең сыйфатлы башкарылуын тәэмин итәргә кушты.
Татарстанда “Бердәм Россия” партиясе инициативасы буенча “Кадерле ветераныбыз” дигән социаль акция старт алды, аның максаты - ветераннар өчен Татарстан Республикасының сәламәтлек саклау стационар учреждениеләрендә булу һәм дәвалану чорында уңайлы шартлар тудыру. Муниципаль берәмлек башлыклары, ветераннар сыйфатлы медицина ярдәме ала алсын өчен, махсуслаштырылган палаталарда барысын да булдырырга тиешләр, диде Рөстәм Миңнеханов. Ул шулай ук соңгы елларда гына 14 мең ветеран һәм тыл хезмәтчәне вафат булганлыгын билгеләп үтте.
Бүгенге оештыру комитетының көн тәртибендәге төп мәсьәлә – яшьләрне патриотик тәрбияләү, дип искә төшерде ТР Президенты. Аның сүзләренчә, республикада бу юнәлештә аерым эш алып барыла. Патриотик тәрбия буенча координацион совет төзелде, «Патриот» яшьләрне спорт-патриотик һәм армиягә кадәр тәрбияләүнең республика үзәге, яшьләрнең ирекле оешмалары һәм эзләү отрядлары, “Ватан” берләшмәсе шактый эш алып бара. Моннан тыш, яшьләрнең Бөек Ватан сугышы ветераннары белән очрашулары, “Батырлык дәресләре”, оборона-массакүләм һәм хәрби-патриот эш айлыклары кебек традицион һәм мөһим чаралар камилләштерелә.
«Җәелдереп җибәрелгән зур эшкә карамастан, яшьләр һәм ветеран оешмалары арасында багланышларны көчәйтү зарур. Буыннан-буынга күчү, олы буыннан яшьләргә тәҗрибәне күчерү мәсьәләсенә күбрәк игътибар итәргә кирәк», - дип саный Рөстәм Миңнеханов.
Татарстан Президенты эзләү эшен оештыруда да уңай якка күчеш бар икәнлеген билгеләде. Узган елда 500 гаскәри табылып күмелгән. Бу хәйрия эшен яшьләр, студентлар башкаруы бик тә куанычлы, диде ул.
«Бакчасарайдан фйронтка чакырылып, һәлак булып калган Кырым татарлырының исемлеген аныклау, туганнарын билгеләү һәм аларга орден һәм медальләрен тапшыру эзләүчеләргә яңа юнәлеш булырга тиеш», - дип саный Рөстәм Миңнеханов.
Юбилей чараларына әзерләнүнең мөһим өлеше – һәлак булган гаскәриләрнең, Ватанны саклаучыларның исемнәрен мәңгеләштерү эше.
Татарстан Президенты шулай ук бүгенге көндә гаскәриләр күмелгән урыннарны паспортлаштыру һәм билгеләү эше алып барылганлыгын билгеләп үтте. Республикада 67 мәңгелек утлы мемориал бар, 44 хәрби мемориал, 1,5 меңнән артык һәйкәл һәм обелисклар, 28 зиярат территорияләрендә туганнар каберләре бар.
Эшләнеп бетмәгән эшләр дә бар, дип белдерде Рөстәм Миңнеханов. Хәрби хезмәткә алу мәсьәләләренең уңышлы хәл ителүенә карамастан, 182 кеше хезмәттән качып йөргәнлеге дә искә алынды. Сугыш ветераннарына каршы җинаятьләр кылу да борчый, Казанда һәм Бөгелмәдә шундый очраклар булган, дип искәртте ТР Президенты.
«Федераль дәрәҗәдә хәл ителергә тиешле мәсьәләләр бар, - дип дәвам итте Рөстәм Миңнеханов. – Яшьләрнең башлангыч белем алу, бигрәк тә дәүләтне саклау һәм хәрби бурыч мәсьәләләре борчу уята, шулай ук ватанпәрвәрлекне тәрбияләү нәтиҗәлелеге күрсәткечәләре юк», дип хәбәр итә ТР Президентының матбугат хезмәте.
Фото prav.tatarstan.ru сайтыннан.