Чәчәк салу тантанасында Р.Миңнеханов һәм И.Метшин катнашты.
(Казан шәһәре KZN.RU, 9-нчы май). Бүген, Бөек Җиңүгә 69 ел булган көнне, Татарстан Республикасы һәм Казан шәһәре җитәкчеләре Җиңү паркындагы Мәңгелек утка, Аналары һәм Толлар монументына тантаналы төстә чәчәкләр салдылар.
Тантаналы рәвештә чәчәкләр салу чарасында ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов, республиканың Премьер-министры Илдар Халиков, ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Казан Мэры Илсур Метшин, Бөек Ватан сугышы ветераннар катнаштылар.
Беренче чәчәкләр салу тантанасы Дан мемориалы колоннадасының Мәңгелек уты янында булды. Аннан соң, Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасының дәүләт гимннары яңгырады, һәлак булган солдатлар истәлегенә Бер минутлык тынлык булды.
ТР Президенты һәм аны озата йөрүче рәсми затлар Җиңү бәйрәм белән котладылар, ветераннар белән аралашып алдылар һәм истәлеккә берничә тапкыр фотога төштеләр.
Фоторепортаж