Бәйрәм чарасында Татарстан Президенты һәм Казан Мэры катнашты.
(Казан шәһәре KZN.RU, 9-нчы май). Бөек Ватан сугышында Җиңүгә 69 ел булу уңаеннан оештырылган бәйрәм парады бүген Казанның Ирек мәйданында узды. Чараның рәсми өлешендә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, ТР Премьер-министры Илдар Халиков, Казан Мэры Илсур Метшин һәм башка рәсми затлар катнашты.
Ирек мәйданында Мәскәүнең Кызыл мәйданында барган Җиңү парадыннан туры трансляция оештырылды, Россия Федерациясе Президенты Владимр Путинның мөрәҗәгате җиткерелде. Ил башлыгы Бөек Җиңү көне белән котлады һәм 9 май бәйрәме һәрвакытта да безнең өчен иң зур бәйрәмнәрнең булып калачаклыгын билгеләп үтте.
“Без сезнең ышанычны аклаячакбыз! Россияне һәм аның тарихын саклаячакбыз, Ватанга хезмәт итүне иң алгы планга чыгарачакбыз – безнең илдә һәрвакытта да шулай булды. Киләчәктә дә шулай буласына ышанам мин”, - дип ышандырды РФ Президенты, ветераннарга мөрәҗәгать итеп.
Россия Федерациясе гимнын башкарганнан соң, ветераннарга, тыл хезмәтчәннәренә, парадта катнашучыларга һәм Казан гарнизонының хәрби хезмәткәрләренә ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов мөрәҗәгать итеп, аларны рус һәм татар телләрендә Җиңү көне белән котлады.
"9 май мәңгегә безгә изге көн булды, безнең ата-бабаларыбыз, батырларча фронтта, тылда көрәшеп, җиңүне бөтен көчләрен куеп якынлаштырдылар, - дип белдерде Р.Миңнеханов. - Рәхимсез дошман җиңелде. Миллионнарча кешеләр һәлак булган коточкыч, канкойгыч сугыш үткәндә калды".
“Татарстанлылар мәңгегә шул куркыныч сугышның батырлары истәлегенә тугрылыклы булырлар, - дип белдерде Рөстәм Миңнеханов. - Без беркайчан да нацистлар идеологиясен торгызуны кабул итмәячәкбез. Безнең изге бурычыбыз - ата-бабалар васыятенә тугрылыкны калу һәм бердәмлекне саклау, илебезне теләсә нинди агрессордан яклау".
Р.Миңнеханов бер минут тынлык белән сугыштан кайтмый калганнарны искә төшерергә тәкъдим итте.
"Кадерле дуслар, бу шатлыклы һәм бөек көн янә безнең йөрәкләргә җиңелмәс ватаныбыз өчен горурлык китерсен, - диде Татарстан Президенты. – Бөтен сугыш һәм хезмәт ветераннарына, аларның хәрби һәм хезмәт варисларына ныклы сәламәтлек һәм иминлек, бәхет, тынычлык телим. Батырларыбызга мәңгелек дан! Җиңүче халыкка, аның армиясенә дан һәм хөрмәт!"
Татарстан гимны башкарылганнан соң, Ирек мәйданында тантаналы марш башланды. Парадны генерал-майор Валерий Миронченко җитәкләде.
Ирек мәйданыннан тантаналы марш белән Казан горнизоны хәрбиләре, хокук саклау структуралары, шулай ук Казан вузлары студентлары узды. Парадтан соң, мәйдан буйлап трибуналар алдыннан ретро-автомобильләр үтте.
“Җырлый торган Казан” флешмобы бу елгы Җиңү бәйрәменең үзенчәлеге булып торды, акция кысаларында Казан мәктәпләре укучыларының җыелма хорлары сугыш чорындагы җырларны башкардылар. Парадта катнашучыларның һәрберсе әлеге акциягә кушыла алды.
9 майны бәйрәм итү шәһәр районнарында һәм Җиңү паркында да дәвам итә. Хәтер салюты бүгенге көннең кульминациясе булды.