Казанда Җиңү паркын реконструкцияләүгә ярдәм йөзеннән Фонд булдырылачак.
(Казан шәһәре KZN.RU, 12-нче май). Казанда сәнәгать предприятиеләре җитәкчеләре, эшмәкәрләр, Татарстан башкаласы халкы катнашлыгында Җиңү паркын төзекләндерүгә булышлык күрсәтү фонды булдырылачак. Фонд акчалары ярдәме белән паркны истәлекле датага – киләсе елда билгеләнәчәк Бөек Җиңүнең 70 еллык юбилеена кадәр тәртипкә китерү күздә тотыла. Бу хакта бүгенге эшлекле дүшәмбе вакытында Казан Мэры Илсур Метшин җиткерде.
Шәһәр җитәкчесе Җиңүнең 69 еллыгы уңаеннан уздырылган бәйрәм чараларының югары дәрәҗәдә оештырылуын билгеләп үтте. РФ Эчке эшләр министрлыгының Казан буенча эчке эшләр идарәсе башлыгы Валерий Красильников сүзләренә караганда, бәйрәм чаралары вакытында җәмәгать тәртибен 1700 полиция хезмәткәре тәэмин иткән. Бу чорда җитди тәртип бозулар күзәтелмәгән. Бәйрәм көннәрендә 28 җинаять эше булган, аларның 11-е инде ачылган.
ТР Сәламәтлекне саклау министрлыгының Казан буенча сәламәтлекне саклау идарәсе башлыгы Рамил Әхмәтов сүзләренә караганда, бәйрәм чараларында медицина күзәтүе 8 ашыгыч ярдәм бригадасы һәм 150 медицина хезмәткәре тарафыннан башкарылган. Өстәмә медицина пунктлары оештырылган. 7-9 май көннәрендә 48 мөрәҗәгать кабул ителгән, шуларның 15-е Җиңү бәйрәменә туры килгән.
Илсур Метшин Бөек Ватан сугышында Җиңүгә 69 ел булу уңаеннан уздырылган чараларны оештыруда һәм үткәрүдә катнашкан барлык кешеләргә дә рәхмәтен белдерде.
“Бәйрәм чараларында катнашкан һәркемгә дә рәхмәт әйтәсе килә. Мәктәпләр, сәнәгать предприятиеләре, иҗтимагый оешмалар, идарәче компанияләр, эшмәкәрлек структуралары, район администрацияләре, Башкарма комитетның социаль блогы зур күләмдәге эш башкарды. Барысын да санап бетерерлек түгел. Чыннан да зур эш башкарылды. Ветераннар тарафыннан куелган бәя аеруча да зур әһәмияткә ия булды, алар оештырылган чараларның һәрберсен дә җылы каршы алдылар”, - дип билгеләде Казан Мэры.
“Җырлый торган Казан” акциясендә катнашкан җыелма хорны, шулай ук иҗат коллективларын шәһәр җитәкчесе аерым билгеләп үтте. “4600 кеше “халык караоке”сында катнашты, барысы да дулкынландыргыч булды. Ветераннар, гаиләләр, музыка мәктәпләре һәм училищелардан актив катнаштылар”, - диде Илсур Метшин.
Шулай ук башкала җитәкчесе, ветераннар һәм сугыш геройлары җирләнгән зияратларда тәртип урнаштырганнары өчен, “Ритуал” МУП хезмәткәрләренә рәхмәтен бедерде.
Илсур Метшин сүзләренә караганда, инде бүгеннән үк Җиңүнең 70 еллыгын бәйрәм итү турында уйларга кирәк. “Төгәл итеп башкарырга кирәк булган чаралар планы бар. Бу әле нигез генә һәм ул башка яңа идеяләр белән тулыландырылырга тиеш. Төзекләндерү предприятиеләре көчләре белән инде бүгеннән үк сугыш геройлары исемен йөртә торган урамнарны тәртипкә, хәтер такталары лаеклы рәвешкә китерелергә тиеш”, - дип билгеләде Казан Мэры.
Шәһәр хакимияте һәм республика җитәкчелеге Җиңү паркының төзекләндерелүенә зур игътибар юнәлтәчәк. Илсур Метшин паркны төзекләндерүгә ярдәм итәчәк Фонд оештырылачагын билгеләп үтте. “Җиңү паркы 20 ел элек төзелгән иде. Шактый күп вакыт узган, Җиңүнең 70 еллыгын хәзерге халәттәге парк белән каршы аласы килмәс иде. Без республика җитәкчелеге белән фикер алыштык, һәм паркны төзекләндерүгә ярдәм күрсәтү өчен фонд булдыру карарына килдек. Без сәнәгать предприятиеләре хезмәткәрләрен, барлык битараф булмаган җитәкчеләрне, эшмәкәрләрне, җирле халыкны катнашырга чакырабыз. Әлеге бөек датага Җиңү паркы яңа тормыш белән яши башларга тиеш”, - диде Илсур Метшин.
Паркны төзекләндерү кысаларында гамәлдәге объектларны ремонтлау, шулай ук паркны яңа төзекләндерү элементлары белән җиһазландыру күздә тотыла. Аерым алганда, сулыклар янындагы территория төзекләндереләчәк. “Безне берләштерә торган идея – бөтен дөнья белән лаеклы парк ясыйбыз. Бу без тормышка тиешле булган лаеклы проект”, - дип җиткерде Илсур Метшин.
Фото photokzn.ru сайтыннан алынды.