Паркны реконструкцияләү кысаларында агачларны тәртипкә китерү эше 20-нче майга тәмамланачак.
(Казан шәһәре KZN.RU, 12-нче май). Казанның Горький исемендәге паркын реконструкцияләүнең беренче этабы кысаларында 1200 агач һәм 1500 куак утырту планлаштырыла. Территорияне яшелләндерү буенча барлык эшләр 20-нче майга тәмамланачак. Бүгенге эшлекле дүшәмбе киңәшмәсендә “Горводзеленхоз” Трест” МУП директоры Роза Җәббарова шулай дип белдерде.
Исегезгә төшерәбез, Горький исемендәге паркны торгызуның беренче этабы быел җәен старт ала. Казанлыларның иң яраткан ял урыннарының берсе булган паркны төзекләндерү проектын бу көннәрдә Казан Мэры Илсур Метшинга тәкъдим иттеләр.
Беренче чиратта 14,5 мең кв.м мәйдандагы асфальт һәм брусчаткада гамәлдәге юл – сукмак челтәре торгызылачак, өстәмә ут баганалары куеп, тышкы яктырту челтәре яңартыла, җәяүлеләр күпере ремонтланачак, эскәмияләр, чүп савытлары һәм кече архитектура формалары урнаштырылачак.
Хәзерге вакытта Горький паркында агачларны тәртипкә китерү эше алып барыла. Авария хәлендәге һәм тамырында корыганнар урынына яңа 1200 агач утыртылачак, шулардан 500-е (чыршы, каен, юкә, миләш, шомырт, өрәңге, алмагач) утыртылган. Шулай ук 1,5 мең куак (канәфер, барбарис һ.б.) утырту планлаштырыла.
Казан Мэры Илсур Метшин парктагы табигать ландшафтын мөмкин булган кадәр саклап калырга чакырды. “Яшеллек, паркның нигезе буларак, сакланылырга тиеш. Шул ук вакытта йөрү юллары, уен мәйданчыклары, ял итү зоналары, яктырту һәм видеокүзәтү элементлары кебек яңа объектлар белән яңартылу зарур. Шулай ук туклану урыны һәм бәдрәф мәсьәләсен дә карарга кирәк”, - диде шәһәр башлыгы һәм Казан Мэриясенә интернет аша килгән мөрәҗәгатьләрне игътибар белән өйрәнергә кушты.
Спорт мәйданчыкларын төзегән вакытта шәһәр башлыгы башка шәһәрләр тәҗрибәләрен дә исәпкә алырга кушты. “Дөнья безнең өчен ачык, теләсә нинди мәйданчык урнаштыру, урам спорты (бадминтон, баскетбол, воркаут) өчен объектлар сатып алуга безнең мөмкинлегебез бар. Шул ук вакытта барысын да шәһәрлеләр өчен мөмкин булган кадәр уңайлы эшләргә тиешбез, чират булмасын өчен балалар һәм яшьләр өчен уен зоналарын бүләргә кирәк”, - диде шәһәр Мэры һәм иҗат төркеменә спорт мәйданчыклары буенча тәкъдимнәрен әзерләргә кушты.
Ахырда Илсур Метшин Казанның Балаларны яклау көненә чиста гына түгел, чәчәктә булырга тиешлеген дә билгеләде. Якын арада шәһәр районнары арасында “Чәчәк ата торган Казан” проекты кысаларында конкурс игълан ителәчәк.