Шәһәр башлыгы аларга Белоруссиядә узачак Европа чемпионатында ярдәм итәргә вәгъдә бирде.
(Казан шәһәре KZN.RU, 12-нче май). Казан Россиянең спорт башкаласы һәм иң төзекләндерелгән шәһәрләр саныннан гына булып калмыйча, илебезнең интеллектуаль үзәге дә булырга тиеш. Бу хакта эшлекле дүшәмбе киңәшмәсендә Казан Мэры Илсур Метшин белдерде.
Балалар һәм яшьләр комитеты рәисе Сергей Миронов Казанның мәктәп командалары арасындагы җыелма командасы Россия чемпионатында “Нәрсә? Кайда? Кайчан?” интеллектуаль уенынында җиңү яулап кайтканын хәбәр итте. Чемпионат май башында Ярославль өлкәсендә узган.
Гыйлемлеләр исеме өчен Россиянең төрле шәһәрләреннән 64 команда, шул исәптән Мәскәү һәм Санкт-Петербург шәһәрләреннән көч сынашкан. Казан мәктәп укучылары 2001 елдан бирле үткәрелеп килгән россиякүләм чемпионатында, югары күрсәткечләргә ирешеп, беренчелекне яулый алган.
Җиңүче яшь акыл ияләренә тулырак тукталганда, алар КФУ каршындагы Н.И.Лобачевский исемендәге лицей һәм 19-нчы номерлы гимназия укучылары: Денис Галиәкбәров, Дмитрий Хохлачев, Леонид Юскевич, Владислав Анисимов, Лев Кузнецов, Аделина Шәйдуллина һәм Глеб Чепик. Әлеге укучыларның тренеры – 85-нче номерлы мәктәпнең тарих укытучысы Айрат Мөхәрләмов.
Хәзер бу команда 16-19 майда Беларусь Республикасының, Гомель шәһәрендә үтәргә тиешле “Кайда? Нәрсә? Ничек?” Европа чемпионатында көч сынашырга әзерләнә.
Турнирда катнашкан Казанның икенче командасы лаеклы 4-нче урын яулаган.
“Яшь гыйлемлеләрнең җиңүе тренер һәм укытучыларның, Мәгариф идарәсе, Балалар һәм яшьләре комитетының, “Татарстан Республикасы брэйн-клубы” һәм “Казан шәһәренең брэйн-клубы” иҗтимагый берләшмәләренең зур хезмәт, шәһәр һәм республика хакимиятенең ярдәм нәтиҗәсе булып тора. Балалар һәм яшүсмерләр арасында интеллектуаль уеннарның үсешенә ярдәм итү йөзеннән, Казан шәһәре Башкарма комитетының Балалар һәм яшьләр эшләре комитеты 2006-нчы елдан башлап мәктәп укучылары һәм махсус белем бирү уку йортларында укучы студентлар арасында ай саен даими бәйгеләр оештырып килә. Ә югары уку йортлардагы студентлар арасында ел да “Казан мэры кубогы” турниры үткәрелә. 2013 елның декабрь аенда турнир Казанның иң яхшы 65 студентлар һәм мәктәп командаларын, шул исәптән, Россиянең Мәскәү, Чиләбе, Ульян, Ижау һәм Самарадан кунаклар җыйды”, - дип сөйләде Сергей Миронов.
“Мондый җиңүләр нигезсез булмый. Моның өчен мәктәпләрдә өстәмә белем бирү буенча зур игътибар бирелә, шәһәр бюджетының 60%-тан артыгы өстәмә белем бирүгә тотыла. Сәләтле балаларыбызга беренче ел гына ярдәм итмибез. Аларга, укытучыларына стипендияләр тапшырабыз. Балаларыбызның җиңүләре сөендерә. Без Казанның спорт сөючән, чиста, төзек, куркынычсыз гына түгел, интеллектуаль да булуын телибез”, - дип белдерде Илсур Метшин.
Казан Мэры Казан командасына Европа чемпионатына сәфәрне оештыруда кирәкле ярдәмне күрсәтергә вәгъдә бирде. Шулай ук Казан Мэры интеллектуаль уеннар буенча эре турнирдагы этапларның берсен Казанда үткәрү мөмкинлеген карап тикшерергә кушты.