Санитар чистарту икеайлыгы башланганнан бирле Казан территориясеннән 184 мең кубометрдан артык чүп-чар чыгарылган.
(Казан шәһәре KZN.RU, 12-нче май). Шәһәрне санитар чистарту һәм төзекләндерү икеайлыгы башланганнан бирле Казан территориясеннән 184 мең кубометрдан артык чүп-чар чыгарылган. Шуның белән бергә, законсыз рәвештә барлыкка килгән чүп өемнәрен янә булдырмас өчен, профилактик чаралар күрүгә зур игътибар юнәлтү сорала. Бу хакта бүгенге эшлекле дүшәмбе вакытында Казан Мэры Илсур Метшин җиткерде.
Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары – Тышкы төзекләндерү комитеты рәисе Игорь Куляжев җиткергәнчә, шәһәрне санитар чистарту һәм төзекләндерү икеайлыгы башланганнан бирле чистарту эшләрендә 140 меңнән артык кеше катнашкан, 3100 махсус техника берәмлеге җәлеп ителгән. Шәһәр полигоннарына 184 мең кубометр чүп чыгарылган.
“Кышкы сезон төгәлләнү белән, юлларны, яшел зоналарны, парклар территорияләрен һәм скверларны чистарту эшләре тулы күләмдә башкарылды. Хәзерге вакытта көндәлек режимда әлеге объектларны карап тоту буенча эшләр алып барыла. 1854 агач һәм 2000 куак утыртылды. Төрле предприятиеләр хезмәткәрләре көче белән 600 мең кв.метрдан артык мәйданда чистарту эшләре башкарылды. Законсыз рәвештә барлыкка килгән 98 чүп өемнәренең 25-се бетерелде”, - дип хәбәр итте Игорь Куляжев.
Шәһәрдә санитар чистарту буенча оештырылган эшләрне Административ-техник инспекциясе идарәсе контрольдә тота. Административ-техник инспекциясе идарәсе башлыгы Әлфир Шәмсетдинов хәбәр иткәнчә, идарә хезмәткәрләре тарафыннан җыештыру нәтиҗәләре буенча 1010 юл (планнан 100%), 3953 ишегалды (планнан 99%), 1314 контейнер мәйданчыклары (планнан 88%) кабул ителгән.
Әлфир Шәмсетдинов санитар икеайлык башланыр алдыннан шәһәрдәге 148 төзелеш мәйданчыкларының 59-ы көпчәкләрне юу пунктлары белән җиһазландырылмаганлыгын искәртте. Әлеге объектларга 99 тапкыр административ кисәтү ясалган, шуның ярдәмендә әлеге проблемаларны тулысынча чишәүгә ирешкәннәр. Әлфир Шәмсетдинов сүзләренә караганда, санитар икеайлык чорында административ хокук бозу очраклары буенча 1184 беркетмә төзелгән.
“Зур эш башкарылды, шәһәрне генераль чистарту эшләре дә үткәрелде. Безнең тарафтан каралмаган берничә территория генә калып бара, әмма бу вакыт эше генә. Фатирдагы кебек үк, шәһәрдәге чисталыкны да, гомумшәһәр өмәсе вакытында гына түгел, ә даими карап торырга кирәк. Штрафлар белән генә түгел, матур сүзләр ярдәмендә дә тәртип урнаштырырга кирәк”, - диде Илсур Метшин.
Казан Мэры Татарстан башкаласында 15-нче майда зур йөк машиналары хәрәкәтенә чикләүләр беткәнлеген искә төшерде.
“Кызыл төскә чыгарга беркемнең дә башына килми. Бу да шундый ук кагыйдә булырга тиеш. Пычрак көпчәкле машиналар өчен һәрбер төзелеш мәйданчыгында кызыл төс янарга тиеш. Шулай ук кисәтүләрсез төнге рейдлар оештыру зарур, шул очракта гына рөхсәтсез чүп өемнәре булдыручыларны ачыклап булачак. Һәрбер предприятиедә чүп-чарны утильләштерергә килешүләре булырга тиеш. Эшне даими нигездә оештыру зарур”, - дип билгеләде шәһәр җитәкчесе.
Фото с сайта news.mail.ru