"Иске шәһәр" префектурасы экс-башлыгы Линар Закиров Бөгелмә районы Башкарма комитетын...
Илсур Метшин аңа яңа вазифасында уңышлар теләде.
(Казан шәһәре KZN.RU, 12-нче май). “Иске шәһәр” префектурасы элеккеге башлыгы Линар Закиров ТР Бөгелмә районының Башкарма комитетына җитәкче итеп билгеләнде. Бу хакта бүгенге эшлекле дүшәмбе вакытында Казан Мэры Илсур Метшин җиткерде.
Шәһәр җитәкчесе сүзләренә караганда, 29-нчы апрельдә Бөгелмә муниципаль районы сессиясе карары белән Линар Закиров Башкарма комитетка җитәкче итеп билгеләнгән һәм үзенең туган шәһәрендә эшли башлаган.
“Безнең кадрларга Татарстан Хөкүмәтендәге җаваплы вазифаларда гына түгел, республика районнарында да ихтыяҗ зур булуы сөендерә. Алдан безнең хезмәттәшебез Рамил Муллин Мөслим районына җитәкче буларак билгеләнгән иде. Аларга уңышлар телик. ТР Президентының кадрлар хезмәтенә рәхмәт, кадрларыбызга ихтыяҗ булу безнең өчен сөенеч булып тора. Яңа префектка кандидатура сайлау эшенә без зур җаваплылык белән якын киләчәкбез”, - диде Илсур Метшин.