Казан Мэры йорт яны территориясен ремонтлау үтенече белән мөрәҗәгать итүче казанлылар белән очрашты.
(Казан шәһәре KZN.RU, 13-нче май). Казан Мэры Илсур Метшин бүген шәхсән үзе Казан ишегалларында барган капиталь ремонт барышын тикшерде. Аерым алганда, шәһәр башлыгы Ямашев проспектындагы 48-нче номерлы йорт ишегалдында булды, төзекләндерүдә ярдәм күрсәтергә сорап мөрәҗәгать иткән казанлылар белән аралашты.
Әлеге чарада Башкарма комитет җитәкчесенең урынбасары – Тышкы төзекләндерү комитеты рәисе Игорь Куляжев һәм Авиатөзелеш, Яңа Савин районнары администрациясе башлыгы Тимур Алибаев катнашты.
Игорь Куляжев искә төшереп узганча, быел Казанда үз эченә 220 йортны, шулай ук 25 квартал эчендә йөрү юлын алган 90 территориядә асфальтбетон катламын капиталь ремонтлау планлаштырыла. Ремонтның гомуми мәйданы 250 мең кв.м тәшкил итә. Керү урыннары булдыру исәбенә 3 меңнән артык өстәмә парковка урыны ясалачак. Хәзерге вакытта 31 объектта эш тулы көчкә алып барыла. Программаны җәй ахырына кадәр тормышка ашырып бетерү көтелә.
Тимур Алибаев Илсур Метшинга Ямашев проспектындагы 48-нче номерлы йорт каршындагы асфальт катламы озак вакыт начар хәлдә булганын сөйләде. Квартал эчендәге йөрү юлларыннан бу районда яшәүчеләр еш зарланды. Әлеге мөрәҗәгатьләрнең берсе Казан Мэры исеменә җибәрелгән.
“Хатыгызда сез бу йортта 34 ел яшәп, ишегалдының бер тапкыр да ремонтланмаганына зарлангансыз. Хәзерге вакытта нинди зарларыгыз бар?” – дип кызыксынды Илсур Метшин.
Биредә яшәүчеләр капиталь ремонт барышыннан тулысынча канәгать, дип билгеләделәр. Квартал эчендәге йөрү юлларын яңарту эшләре хәзер бөтен территориядә алып барыла.
Асфальтның иске катламы салдырылган, борт ташлары урнаштырылган, эшчеләр асфальт катламының яңа катламын җәергә әзерләнә. Шул ук вакытта бу йортта урнашкан 7-нче номерлы балалар поликлиникасына алып бара торган юллар да ремонтлана.
“Проблемагыз белән төрле инстанцияләргә еш мөрәҗәгать иткәнегезне беләм. Әмма озак көтәргә туры килү безнең ишетмәүдән түгел. Барысы да акчага килеп терәлә. Быел капиталь ремонттан рәхәт күрәчәк 80 мең казанлылар санында сез. Шул ук вакытта Казанда ремонт соралган 3,5 мең йорт яны территориясе бар”, - дип билгеләде Илсур Метшин.
Агымдагы елда Идел һәм Вахитов районнарындагы 31 ишегалдында, Авиатөзелеш һәм Яңа Савин районнарындагы 23 ишегалдында, Совет районындагы 21 ишегалдында, шулай ук Киров һәм Мәскәү районнарының 15 ишегалдында ремонт эшләнәчәк.
Игорь Куляжев билгеләп узганча, программа төзелгән вакытта халык мөрәҗәгате генә түгел, шул җирлектә яшәүче кешеләрнең гомуми саны, ишегалдында социаль объектлар булуы, шулай ук территориянең фактик торышы исәпкә алынган.
Шулай ук казанлылар шәһәр Мэрына ишегалдында спорт мәйданчыгы төзү үтенече белән мөрәҗәгать иттеләр. “Иске мәйданчыкны җимерделәр”, - дип белдерделәр биредә яшәүчеләр.
“Ә кем җимерә соң аларны? Үзегезнең балаларыгыз һәм оныкларыгыз. Алар артыннан сез карарга тиеш, чөнки сез – йорт хуҗалары”, - диде Мэр, икенче елда алга таба төзекләндерү мәсьәләсен карап тикшерергә вәгъдә биреп. Шуңа карамастан, ул 30-нчы августка аларның йортларыннан юл аша яңа заманча универсаль спорт мәйданчыгы ачылачагын хәбәр итте.
Йортның тагын бер проблемасы – җәяүлеләр зоналарында машиналар калдырылуы. Әлеге проблема Казан ишегалларының күпчелеге өчен хас. Биредә яшәүче казанлылар һәм медицина учреждениесенә килүчеләр машиналарын тротуарларда калдыралар. Тимур Алибаев хәбәр иткәнчә, казанлыларның күпсанлы мөрәҗәгатьләре нигезендә, капиталь ремонт кысаларында коймалар кую планлаштырыла.
Очрашу ахырында Илсур Метшин биредә яшәүче казанлыларны ишегалларын төзекләндерүдә катнашырга чакырды. “Ни өчен әле монда чәчәкләр утыртмаска? Киләсе очрашуыбызда мин сезне түгел, сез мине гаҗәпләндерерсез дип ышанам”, - диде ул саубуллашканда.