Шәһәр җәмәгать транспорты сыйфатын Бөекбритания туристлары да югары бәяләде.
(Казан шәһәре KZN.RU, 22-нче апрель). Казан Мэры Илсур Метшин яңа трамвайлар партиясен линиягә чыгарды. Бүгенге көннән башлап яңа 10 состав 4-нче номерлы маршрут (Халитов ур. – 9-нчы микрорайон), 5-нче номерлы маршрут (“Кояшлы шәһәр” микрорайоны – тимер юл вокзалы) һәм 1-нче номерлы маршрут (тимер юл вокзалы – Химия ур.) буенча йөриячәк. Татарстан башкаласындагы җәмәгать транспорты сыйфатын очраклы рәвештә генә транспортның презентациясендә булган Бөекбритания туристлары да югары бәяләде, алар Илсур Метшинга Казанда, туган якларына караганда, трамвай хәрәкәте яхшырак үсеш алганлыгын билгеләп үттеләр.
Шәһәр җитәкчесен Вахитов һәм Идел буе районнары администрациясе башлыгы Андрей Лобов, Транспорт комитеты рәисе Айдар Габделхаков, "Метроэлектротранс” МУП директоры Әсфән Галәвов озата йөрделәр.
Бүген линиягә чыгачак трамвай модельләре инде 4-нче һәм 5-нче номерлы маршрутларда эшлиләр, биредә, Әсфән Галәвов сүзләренә караганда, алар үзләрен яхшы яктан гына күрсәткәннәр. “Метроэлектротранс” МУП директоры Илсур Метшинга кышкы чорда “салонда салкын” дип халыктан бер генә мөрәҗәгать килмәгәнлеген билгеләп үтте. Барлык составлар да үзләренә 160 кешене сыйдыра ала, иске вагоннарга караганда, салон күпкә иркенрәк.
Илсур Метшин яңа трамвайларда “Һәркем өчен уңайлы мохит” белән бәйләнешле мәсьәләләрнең чишелеше турында да кызыксынды. Казан Мэрына инвалид арбасындагы пассажирны утырту системасын күрсәттеләр. Аларны утырту өчен махсус пандуслар каралган, әлеге җайланмаларны трамвай йөртүчесе яисә кондуктор төшерә. Әлеге операция кирәклеге турында ишек янында урнашкан йөртүче белән элемтә төймәсенә басып җиткерергә була.
Мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр өчен салонда махсус урыннар билгеләнгән. Моннан кала, начар күрүчеләр өчен салонда светодиод табло эшли, биредә маршрут һәм киләсе тукталыш күрсәтелә, параллель рәвештә начар ишетүчеләр өчен барлык мәгълүматлар да яңгыратылып барыла.
Илсур Метшин бер трамвайның йөртүчесе һәм кондукторы белән аралашты, аларның гомуми стажлары 65 елдан артып китә. Аларның сүзләренә караганда, хәзерге трамвайлардагы шартлар адагылары белән чагыштырганда күпкә яхшырак икән.
“Метроэлектротранс” МУП-тан кадрлар белән эшкә өйрәнеп була, чөнки трамвай йөртүчеләре составы, автобусларныкыннан аермалы буларак, тулысынча комплектлаштырылган”, - дип билгеләде Казан Мэры. Йөртүчеләрнең һәм кондукторларның хезмәт хакларын күтәрү бу юнәлештә зур ярдәм булды, дип билгеләде Ә.Галәвов.
Шәһәр җитәкчесе трамвайларның нинди интервал белән йөрүләре турында кызыксынды. Әсфән Галәвов сүзләренә караганда, күчмә составны яңартканнан соң, барлык маршрутлар да һәр 5-6 минут саен йөри башлаган. Юл чатындагы транспорт-юл һәлакәтләре проблемасы әле дә кала бирә, әмма тулаем алганда юллардагы авария очраклары кими бара.
Исегезгә төшерәбез, Казан җәмәгать транспортының күчмә составын яңарту масштаблы программасы 2013 елгы Универсиадага әзерлек кысаларында башланды. Җәмәгать транспортын яңарту темпы ягыннан Казан ышанычлы рәвештә Россиядә лидерлыкны алып килә. 2013 елда гына Татарстан башкаласының транспорт предприятиеләре паркы 494 автобус, 40 троллейбус, 9 метро электропоезды һәм 30 трамвайга баеды.
Казан җәмәгать транспорты эше системасын Бөекбританиядән килгән туристлар да югары бәяләде, кайберләре нәкъ менә трамвайлар белән кызыксынулары аркасында төрле шәһәрләр буенча йөри икән. Тимер юл вокзалыннан ерак түгел генә булганга, алар яңа техника презентациясен карарга булган.
Илсур Метшин кунаклар белән инглиз телендә аралашты, аларның Татарстан башкаласы турындагы фикерләре белән кызыксынды. Туристлар Казанга Түбән Новгородтан соң килүләрен һәм биредә бик тәэсирләнгәнлекләрен билгеләп үттеләр. Аларга бигрәк тә Казан Кремле буенча экскурсия ошаган.
Мартин Риккит үз туган ягында бушлай трамвай йөртүчесе булып эшләвен сөйләде. “Англиядә берничә трамвай линияләре генә калды, әмма хәзер без әлеге төр транспортның кирәклеген аңлый башладык, һәм аны яңадан кулланышка кайтару эшләре башланды. Трамвайлар кулланыла, алар бәяләнә, бөкеләр белән һәм әйләнә-тирәне пычратуга каршы көрәшергә ярдәм итә торган илгә килүебезгә без бик шат”, - дип билгеләде ул.
Илсур Метшин туристларга, эчтәге составның бөтен өстенлекләрен бәяләр өчен, Казан трамвайларында бушлай йөреп килергә тәкъдим итте.
“Мондый трамвайлар – искиткеч. Алар шәһәрнең гомуми күренешен яхшырталар һәм аларда һәркөн иртән эшкә баручы халыкның кәефен күтәрә”, - дип билгеләде Илсур Метшин.