Сезон башыннан бирле Казанда 20 мең квадрат метр чокыр ремонтланган.
(Казан шәһәре KZN.RU, 21-нче апрель). Быел Казанда 80 мең казанлы ишегалдында ремонт эшләү һәм 35 шәһәр бистәсендә яңа юллар салу планлаштырыла. Шулай ук гомуми мәйданы 250 мең кв.м булган шәһәр урамнарының эре участоклары ремонтланачак. Барлык юл проблемаларын хәл итүгә шәһәрнең мөмкинлеге җитми, әмма эшләнгәне дә - алга зур адым. Бу хакта “эшлекле дүшәмбе” киңәшмәсендә Казан Мэры Илсур Метшин җиткерде.
Агымдагы елда юл эшләрен үткәрү планнары хакында Башкарма комитет җитәкчесенең урынбасары – Тышкы төзекләндерү комитеты рәисе Игорь Куляжев тәфсилләп сөйләде. Ул Универсиадага әзерлек кысаларында Казанда 120 км шәһәр юлы ремонтланганын, һәр дүртенче квадрат метр асфальт-бетон катламы алмаштырылганын искә төшереп узды. Шулай итеп шәһәрдәге юллар мәйданы 2 млн. квадрат метрга артып, 20 млн. кв.м тәшкил итә. Башкарылган эш аркасында юл проблемаларына карата зарлар һәм шикаятьләр саны шактый кимеде. Шуңа карамастан, шәһәрдә проблемалы участоклар саны әле шактый кала.
“2013 ел ахырында закондагы үзгәрешләр үз муниципаль юл фондын булдырырга мөмкинлек бирде. 2014 елга фондтагы акча 67,7 млн. сум тәшкил итә, аңа 30 мең кв.м метр яисә юлларның 0,15%-ын гына ремонтларга мөмкин. Ягъни шәһәр юлларын үз көчебез белән ремонтлауны фонд тиешле күләмдә тәэмин итә алмый. ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән быел республика бюджетыннан юл эшләрен үткәрүгә Казанда 1 млрд. сум бүлеп бирелде”, - дип хәбәр итте Игорь Куляжев.
Аерым алганда, Башкарма комитет җитәкчесенең урынбасары сүзләренә караганда, 500 млн. сум – ишегалды территорияләрен һәм квартал эчендә йөрү юлларын ремонтлауга, 300 млн. сум - чокырларны ямау ремонтына һәм асфальтобетон катламының искергән катламын торгызуга, 200 млн. сум – вак таштан катлам оештырып, бистәләрдә юл челтәре торышын норматив халәткә китерүгә бүлеп бирелгән.
“Гомуми мәйданы 250 мең кв.м артык булган 220-дән артык ишегалды һәм 25 квартал эчендә йөрү юлларын төзекләндерү планлаштырыла”, - дип белдерде Игорь Куляжев. Юл эшләре күләме районнар арасында тигез бүленгән.
Объектлар сайлауда төп критерийлар булып түбәндәгеләр торган: асфальт катламының аеруча тузган булуы, яшәүчеләр саны, йортка капиталь ремонт ясалуы.
“Ремонт эшләре кысаларында гамәлдәге асфальт катламы алмаштырылачак, машиналар йөрү өлеше киңәйтеләчәк һәм машина калдырып тору урыннары эшләнәчәк. Автотранспорт хезмәтеннән файдаланган казанлылар өчен 3 меңнән артык яңа парковка урыны эшләнәчәк. Әлеге эшләр башкарылган вакытта халыкның азмобильле төркеме өчен уңай мохит таләпләре мәҗбүри рәвештә исәпкә алыначак”, - дип билгеләде Башкарма комитет җитәкчесенең урынбасары.
Игорь Куляжев сүзләренә караганда, әлеге эшләргә 24-нче апрельдән соң, конкурс торглары үткәрелеп, подрядчы оешмалар билгеле булгач, тотыну планлаштырыла. Ишегалларын 1-нче сентябрьгә кадәр төзекләндереп бетерү ниятләнә.
Эшләр башлануга Тышкы төзекләндерү комитетында 296-99-25 кайнар линия телефоны эшли башлаячак.
Моннан тыш, агымдагы елда республика бюджетыннан бүленеп бирелә торган финанслау кысаларында шәһәрнең 35 бистәсендә 250 кв.м мәйдан тәшкил иткән 92 юлны вак таш катламы белән тәэмин итү планлаштырыла. Башкарасы эшләр исемлегенә торак массивлар өчен төп булган грунт юллы урамнар кертелгән.
“Юл катламын саклау һәм бистәдәге вак таш белән капланачак юлларның хезмәт итү вакытын арттыру максаты белән, муниципаль юл фонды акчасы хисабына хәрәкәт аеруча көчле булган участокларда өстәмә асфальт катламы җәеләчәк. Ремонтлана торган урамнарның 45%-ында асфальт салыначак. Юлларны ремонтлау буенча эшләр комплексында кирәк булган урыннарда бункер мәйданчыклары җиһазландырылачак”, - дип хәбәр итте Игорь Куляжев.
Илсур Метшин сүзләренә караганда, казанлыларның күпсанлы мөрәҗәгатьләре нигезендә быел ишегаллардагы һәм бистәләрдәге юлларны өстенлек итеп алу карары кабул ителде. “Без төп магистральләрне һәм үзәк урамнарны ремонтлаган вакытта шактый мөрәҗәгать килде. Безнең ишегалдына, безнең бистәгә килеп, юлларның начарлыгын, бу пычракны күрегез, дип яздылар. Шуңа күрә өстәмә рәвештә бистә юлларын һәм ишегалларны ремонтлауга максатлы акча бүленеп бирелде. Билгеле, проблеманы хәл итү өчен миллионнар түгел, миллиардлар кирәк. Әмма бүленеп бирелгәне дә - алга зур адым. Юл эшләре 80 мең казанлы һәм бистәләрнең өчтән берсенә кагылачак”, - дип ассызыклады Илсур Метшин.
Шул ук вакытта Казанда юллардагы чокырларны коеп ясалган асфальт кулланып ямау ремонты да дәвам итә. Бүгенге көндә Яңа Савин һәм Авиатөзелеш районнарында 4855 кв.м мәйданда юл чокырлары капланган, Киров һәм Мәскәү районнарында 36 юлда юл дефектлары бетерелгән, Идел буе һәм Вахитов районнарында ремонт эшләре 11 мең кв.метр мәйданда 48 юлга кагылган, Совет районында 3566 кв.м мәйданда 17 урам ремонтланган.
Район администрацияләренең башлыклары сүзләренә караганда, урамнарны сайлауда беренче чират чокырларны каплау ремонтын үткәрү өчен җәмәгать транспорты йөргән һәм казанлылар зарланган урамнар сайланган.
Һава торышы шартларына бәйле рәвештә, юл эшчеләре вак-вак тишекле асфальттан файдаланып, эре карталар белән ремонтлауга күчәчәк. Әлеге эш төре 250 мең кв.м мәйданда үткәреләчәк.
Илсур Метшин чокырларны каплау ремонтын контрольгә алу эшенең ни рәвешле оештырылганы белән кызыксынды. “Асфальт-бетон кушылмасы әзерләнгән заводта да, эшләр үткәрелгән урында да контроль булдырыла”, - дип җавап бирде Игорь Куляжев.
“Юл эшләрен үткәрүгә акча һәрвакыт җитми. Узган елларда без һәр дүртенче квадрат метр юлны ремонтладык. Быел әлеге эшкә бүленеп бирелгән акча күпкә азрак. Әмма, шуңа карамастан, казанлылар мөрәҗәгатенә җавабыбыз бар. Эшләрне башкаруда аларның фикере төп критерий булырга тиеш. Бу аларның эшсезлектән язылган сүзләре түгел. Тулаем алганда, узган еллардагы эш үзен сиздерә. Юлларга карата килгән мөрәҗәгатьләр кимеде, әмма бу эшебез кимеде дигән сүз түгел”, - дип ассызыклады Илсур Метшин.