Апрель аеннан Казанда инвалид ата-аналар, балалар бакчаларындагы кече тәрбиячеләр һәм хезмәт күрсәтүче персоналлар өчен түләү компенсацияләре кертелә.
(Казан шәһәре KZN.RU, 21-нче апрель). Апрель аеннан Казанда инвалид ата-аналар, балалар бакчаларындагы кече тәрбиячеләр һәм хезмәт күрсәтүче персоналлар өчен түләү компенсацияләре кертелә. Компенсация түләүләренең яңа җиңелләштерелгән механизмы турында бүгенге эшлекле дүшәмбе вакытында Башкарма комитетның Казан Мәгариф идарәсе башлыгы Илсур Һадиуллин сөйләде.
Исегезгә төшерәбез, балалар бакчаларына йөрүче сабыйларның әти-әниләре өчен ташламалар узган елның ахырына кадәр гамәлдә булды һәм 2014 елның гыйнвар аенда кергән “Мәгариф турындагы” яңа закон нигезендә гамәлдән чыгарылды.
Бүгенге көндә түләүләрнең ике төрле компенсациясе каралган. Беренчесен – республика бюджетыннан – бөтен кеше дә алырга хокуклы. Икенчесе – шәһәр бюджетыннан – гаиләдәге бер кешенең хезмәт хакы 20 меңнән артмаган гаиләләргә бирелә (компенсациянең бәясе керемнең күләменнән чыгып исәпләнә).
Яңа компенсация инвалид булган ата-аналар, балалар бакчаларындагы кече тәрбиячеләр һәм хезмәт итүче пресоналлар өчен каралган. Әлеге категориягә карый торган гаиләләргә социаль ярдәм күрсәтү өчен шәһәр бюджетыннан 42,3 млн. сум күләмендә акча бүленәчәк.
Илсур Һадиуллин билгеләп үткәнчә, Казанда өстәмә компенсация алучыларның саны 2356 кешене тәшкил итә, шулардан 402 бала – инвалид булган ата-аналарныкы һәм 1954-е – мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләре хезмәткәрләренеке. Казан Мәгариф идарәсе тарафыннан әлеге категориягә караучы ата-аналар өчен 100% компенсация булдыруны күздә тоткан механизм эшләнгән.
Моннан кала, документларны җыю һәм тапшыру барышы шактый җайлаштырылган. Компенсацияләрне алыр өчен, мәктәпкәчә мәгариф учреждениеләрендә эшләүче ата-аналарга, учреждениенең җитәкчесенә ташламаны сорап язылган гариза язудан һәм балалар бакчасында эшли башлау турындагы боерыктан тыш, өстәмә документлар җыярга кирәк булмаячак. Инвалид ата-аналар гариза язарга һәм инвалидлыкларын раслый торган документны китерергә тиеш. Барлык җыелган документлар да социаль яклау органнарына тапшырыла.
Мәгариф идарәсе башлыгы Илсур Һадиуллин сүзләренә караганда, компенсация түләүләре гражданнарның шәхси счетларына күчереләчәк.
Илсур Метшин балалар бакчаларында ташламаларны саклап калу халыкның азкеремле катламына финанс яктан ярдәм итәргә мөмкинлек булдырачаклыгын билгеләп үтте. “Без әлеге ташламаларны саклап калыр өчен көрәштек. Балалар бакчаларында кече тәрбиячеләргә кытлык булу проблемасы бар. Әлеге ташламалар алар өчен зур ярдәм булачак. Әлеге мәсьәлә буенча принципиаль карар ел башында ук кабул ителде, әмма хәзер төгәл механизм булдырылды һәм ата-аналар акча ала башлаячак”, - дип билгеләде Мэр һәм компенсацияләрне түләү эшен билгеләнгән вакытта оештырырга кушты.
Фото с сайта newsprom.ru