Мэр фикеренчә, әлеге проект Иске Татар бистәсен җанландырачак, шул ук вакытта иске Казан рухын саклап кала.
(Казан шәһәре KZN.RU, 21-нче апрель). Элеккеге Петцольд сыра кайнату заводының биналар комплексын реставрацияләү эшләре быел җәен башланып китәргә тиеш. Бүгенге “эшлекле дүшәмбе” киңәшмәсендә Казан Мэры Илсур Метшин Башкарма комитетның бу эш өчен җаваплы структураларына июнь ахырына әлеге объект буенча рөхсәт бирү документациясен әзерләргә кушты.
Исегезгә төшерәбез, кичә шәһәрнең тарихи өлешендә объектлар төзелешен һәм реконструкциясен карау барышында Казан Мэры Илсур Метшин һәм ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов элеккеге Петцольд сыра кайнату заводы биналары комплексында булып кайттылар (Тукай урамы, 97). Элеккеге Петцольд сыра кайнату заводы XIX йөз ахырында төзелгән. Шул вакыттан башлап бина төрле максатларда кулланыла, XX гасыр уртасыннан “Красный восток” концерны биредә соклар һәм сулар җитештерә, аннан соң бина буш килеш тора. Соңгы реконструкция эшләре 1975 елда үткәрелгән.
Объектны реставрацияләү турындагы килешү “Эдельвейс-групп” ЯАҖ белән 2012 елның май аенда төзелә. Инвестор-компания (“Эдельвейс-групп” ЯАҖ) реставрацияләнгән мәйданчыкларда һәм яңа төзелеш торган территориясендә сыра рестораны, арт-кафе,
60-70 кешелек отель, шулай ук торак биналар урнаштырырга планлаштыра.
Рөстәм Миңнеханов тәкъдим ителгән проектны (проектны әзерләүче – “Казанский ГипроНИИавиапром” ЯАҖ) хуплады. Инвестор Казанның үзәгендәге объектны реставрацияләүгә акча бирергә әзер, хәзерге вакытта аның урынында чүплек өеме.
Илсур Метшин әлеге кызыклы проектны тормышка ашыру быел җәен башланырга тиешлеген билгеләде. “Эшне июнь ахырына без эш башлауга рөхсәт бирерлек иттереп оештырырга кирәк. Тулаем алганда, бу бик кызыклы проект, аның кысаларында иҗтимагый һәм рекреацион зоналар, ландшафт дизайны элементлары, зур булмаган торак комплекслар, кунакханә, кафе һәм рестораннар булуы планлаштырыла. Әлеге проект Иске Татар бистәсен җанландырачак, шул ук вакытта иске Казан рухын саклап кала. Илебездәге уңай икътисади һәм сәяси хәл булган чакта без шәһәрнең тарихи өлешен реконструкцияләү буенча барлык бурычларны үтәячәкбез”, - дип ассызыклады Мэр.
Казанның тарихи үзәген торгызу мәсьәләләрен алып баруны шәһәр башлыгы Казан Башкарма комитеты Җитәкчесенең транспорт, җир һәм милек мөнәсәбәтләре буенча урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллинга кушты.