Илсур Метшин шәһәр хезмәтләренә бәйрәм чараларын оештырулары өчен рәхмәтен белдерде һәм казанлыларга тыныч Пасха атнасы теләде.
(Казан шәһәре KZN.RU, 21-нче апрель). 19-ыннан 20-нче апрельгә каршы төндә Казанның барлык гыйбадәтханәләрендә дә узган Пасха бәйрәме чараларында 40 меңнән артык кеше катнашты.
Телләрне үстерү һәм иҗтимагый оешмалар белән үзара бәйләнешләр бүлеге җитәкчесе Ирек Арсланов сүзләренә караганда, барлык гыйбадәтханәләрдәге чаралар да тиешле дәрәҗәдә узган. Халык тарафыннан канәгатьсезлекләрен белдергән мөрәҗәгатьләр килмәгән. Исегезгә төшерәбез, Пасха бәйрәме чаралары бетү белән, халыкны махсус рәвештә шәһәр җәмәгать транспортлары белән тәэмин итү оештырылды.
Илсур Метшин шәһәр хезмәтләренә бәйрәм чараларын оештырулары өчен рәхмәтен белдерде һәм казанлыларга тыныч Пасха атнасы теләде. “Бәйрәмне оештыруда, куркынычсызлык ягыннан, транспорт һәм медицина хезмәте белән тәэмин итүдә катнашкан һәрбер кешегә дә рәхмәтемне белдерәм. Һәрбер дини бәйрәм – мөселманнарныкы булсынмы, православие вәкилләренеке булсынмы яисә яһүдләрнеке булсынмы – елның-елында үзенә күбрәк кешене тарта, шул исәптән әлеге чараларда балалар һәм яшьләр катнашуы нык сөендерә. Иман ныклыгы безне җылыта, якты киләчәккә өмет уята. Казанның һәрбер гаиләсендә әлеге Пасха атнасы тынычлык белән үтүен теләп калам”, - диде Мэр.
Видеорепортаж
Фото с сайта 2sat.net