Илсур Метшин законсыз рәвештә барлыкка килгән чүплекләрне табу һәм юк итү буенча эшләрне активлаштырырга кушты.
(Казан шәһәре KZN.RU, 21-нче апрель). Шәһәрдә санитар чистарту һәм төзекләндерү буенча икеайлык башланганнан бирле, Казан урамнарыннан 69 мең кубометрдан артык чүп чыгарылган. Шәһәр территорияләрен чистарту буенча эшләрне озакка сузылган кыш аркасында гел үзгәртеп торырга туры килде, шулай да бурыч шул килеш кала – Казан урамнары 9 Майга чистартылган булырга тиеш. Бу хакта бүгенге эшлекле дүшәмбе вакытында Татарстан башкаласы Мэры Илсур Метшин җиткерде.
Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары – Тышкы төзекләндерү комитеты рәисе Игорь Куляжев җиткергәнчә, көн саен икеайлык кысаларында оештырылган территорияне җыештыру эшләренә 2000 кеше һәм 190 махсус техника берәмлеге җәлеп ителә.
“Икеайлык башланганнан бирле шәһәр территорияләреннән 69 мең кубометр чүп чыгарылган. Урамның машиналар йөри торган өлешендә - 12,5 млн. кв. метр мәйданда, шәһәр урамнары буйлап 8 млн. кв. метр юлда чистарту эшләре оештырылган, магистральләр актив рәвештә юыла”, - дип билгеләде Игорь Куляжев.
Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары сүзләренә караганда, калган урамнарда чистарту эшләре шулай ук башкарылган, ләкин кайбер җитешсезлекләр әле дә кала бирә, аларны ТКХ предприятиеләре 26-нчы апрельгә кадәр бетерергә тиеш булачак.
Чүплекләрне чистарту белән беррәттән, урам-юл челтәрләре элементларын (ут баганалары, урам тамгалары, светофор, тукталыш павильоннары, куркынычсызлык коймалары) чистарту, юу һәм ремонтлау эшләре дә алып барыла.
Игорь Куляжев торак секторда 1752 ишегалды чистартылганлыгын, 112 контейнер мәйданчыгы тәртипкә китерелгәнлеген хәбәр итте. Икеайлык кысаларында стихияле чүплекләрне табу һәм чистарту буенча да эшләр активлаштырылган. Узган ел нәтиҗәләре буенча законсыз рәвештә барлыкка килгән 177 чүп урыннары табылган. Шуларның 156-сы юкка чыгарылган. Бүгенге мәгълүматларга караганда, 87 законсыз чүп урынын юкка чыгарырга кирәк.
“Кызганычка, кыш озакка сузылганга, икеайлык санитар чистарту чараларына, планлаштырылганга караганда, соңрак тотынырга туры килде. 13-нче апрельгә кадәр эш өчен уңайсыз һава торышы сакланды, урыны белән кары да булды, бу исә юлларны, яшел зоналарны һәм башка төзекләндерү объектларында тулы көчкә чистарту эшләрен алып барырга мөмкинлек бирмәде. Шуңа да 9 Май бәйрәменә барысын да тәмамлар өчен, эшне активлаштырырга кирәк. Аерым алганда, район администрацияләренә җирле халык һәм предприятиеләрнең хезмәткәрләре белән берлектә өстәмә “чәршәмбе өмәләре” оештырырга тәкъдим ителде”, - диде И.Куляжев.
Шулай ук Тышкы төзекләндерү комитеты рәисе 26-нчы апрельдә Казанда узачак гомумшәһәр өмәсе оештырылуын искә төшерде. Биредә 65 меңләп казанлы катнашыр, дип көтелә. “Чистарту эшләре алып барылачак 70 урын билгеләнгән. Әлеге урыннарда өмәдә катнашырга теләгән һәр кеше дә кирәкле инвентарь белән тәэмин ителәчәк”, - дип хәбәр итте И.Куляжев.
“Һава торышы чыннан да безнең планнарга төзәтмәләр кертте. Шуңа да карамастан шәһәр 9 Май бәйрәменә әзер булырга тиеш. Пычрак урыннар һәм чүп-чар шәһәрдә җитәрлек әле. Чүплекләргә килгәндә, чүп өемнәре барлыкка килгән урыннарны табып һәм аларны юкка чыгару өстендә генә эшләп калмыйча, әлеге “иҗат”ларның авторларын җаваплылыкка тартыр өчен, Эчке Эшләр идарәсен дә әлеге эштә катнаштыру сорала. Бу эш яңа түгел, әмма аны яңа көч белән башкарырга кирәк”, - дип билгеләп үтте Илсур Метшин.