Семинарда ТР Президенты, ТР Премьер-министры һәм Казан Мэры катнаштылар.
(KZN.RU, 22-нче апрель). Казанда җитәкчеләр өчен «Хәзерге заман менеджмент технологияләре» семинары башланды. Татарстанның дәүләт һәм муниципаль җитәкчеләре өчен оештырылган семинарда Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Казан Мэры Илсур Метшин, “Россия саклык банкы” ААҖ президенты – идарәсе рәисе Герман Греф, Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков, республика министрлыклары, ведомстволары, муниципаль берәмлекләре җитәкчеләре катнашты.
Семинарны ачып, Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов беренче чиратта Саклык банкына һәм шәхсән аның җитәкчесе Герман Грефка шушы чараны оештырган өчен рәхмәт белдерде. «Ышанам ки, бу программа бик кирәк, - дип белдерде Татарстан Республикасы Президенты. – Бүген конкуренциягә сәләтле булу өчен бөтендөньяның иң яхшы тәҗрибәсен белергә кирәк һәм бүгенге очрашу безгә шундый мөмкинлек бирә».
Саклык банкы башлыгы Герман Греф, семинар барышында анда катнашучылар банкның үзенең дә, шулай ук чит ил әйдәүче компанияләренең иң яхшы тәҗрибәсе белән танышачаклар, диде. Г.Греф фикеренчә, мондый семинарларны идарәче компанияләр өчен генә түгел, министрлыклар өчен дә, муниципаль берәмлекләр җитәкчеләре өчен дә уздыру мөһим, һәм Татарстанда моны аңлыйлар.
Семинар тәнәфесе вакытында журналистларга биргән интервьюсында Татарстан Президенты чараның әһәмиятен югары бәяләде. «Без монда күп санлы сынаулар һәм хаталар аша җыелган хәл ителешләрне ишетә алабыз, - диде Р.Миңеханов. – Без үзебез җитәкчеләребез өчен шундый семинар уздырырга сорадык».
«Ышанам ки, бүген конкуренциягә сәләтле булу өчен күнекмәләр кирәк, дөньяда ике елдан соң булачак хәлләргә түгел, ун елдан соң булачакка әзер булырга кирәк, - диде Татарстан Президенты. – Шуңа күрә без Саклык банкына бу семинар өчен бик рәхмәтле».
Герман Греф искә төшергәнчә, мондый семинарлар уздыру традициясенә Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин нигез салды, ул бер ел элек Саклык банкыннан шундый семинарны губернаторлар өчен уздырырга сорады. «Аннары без шундый семинарларны регионнарда оештырдык, - диде Г.Греф. – Ә Татарстан – безнең стратегик партнерыбыз».
Чарада күп кенә бизнес-мәктәпләр мөгаллимнәре чыгыш ясаячак – Россиядән дә, чит илләрдән дә, шул исәптән Калифорния университетының Хаас исемендәге Бизнес мәктәбеннән профессоры Дэвид Тисс.
«Безнең өчен Татарстан белән тәҗрибә уртаклашу зур мәртәбә», - диде Герман Греф, дип хәбәр ителә ТР Президентының рәсми сайтында.