Казан Мэры Чистай урамында төзелгән яңа Торак-коммуналь хезмәтләр үзәгендә булып кайтты.
(Казан шәһәре KZN.RU, 17-нче апрель). Соңгы елларда Казанда торак-коммуналь хуҗалык өлкәсе белгечләренең эш шартлары шактый яхшыртылды. Моңа бәйле рәвештә халыкка күрсәтелә торган хезмәт сыйфаты да артырга тиеш. Бу хакта, Чистай урамында төзелгән яңа Торак-коммуналь хезмәтләр үзәген карап чыкканда, Татарстан башкаласы Мэры Илсур Метшин хәбәр итте.
Шәһәр башлыгын Башкарма комитет Җитәкчесе Денис Калинкин, аның ТКХ мәсьәләләре буенча беренче урынбасары Александр Лобов, район администрацияләренең башлыклары, ТКХ комитеты рәисе Искәндәр Гыйниятуллин һәм “Уңайлы йорт” идарәче компания директоры Марат Нуриев озата йөрде.
Торак-коммуналь хезмәтләр үзәге Чистай урамы буенча 63 йортта урнашкан. Марат Нуриев сүзләренә караганда, Үзәк күрсәтә торган хезмәтләр халык арасында шактый популярлык казанган. Мисал өчен, кичә генә биредә 400-дән артык кеше булган.
Бирегә килүчеләрнең уңайлылыгы өчен сәламәтлеге ягыннан мөмкинлекләре чикле булган гражданнарны йөрткән транспорт чаралары өчен аерым урыннар бүленгән парковка эше оештырылган. Моннан тыш, объект “һәркем өчен уңайлы мохит” элементлары белән җиһазландырылган. “Гомумән, һәр парковка да беркем кулланырга хокуклы булмаган, махсус инвалидлар өчен булган урыннар белән җиһазландырылырга тиеш. Бу бөтен дөньяда кабул ителгән практика, әмма бездә Казанда ул әле гамәлгә керә башлады гына”, - дип билгеләде Илсур Метшин.
Торак-коммуналь хезмәтләр үзәге халыкка күп профильле ярдәм күрсәтә. Беренче чиратта, ул квалификацияле консультация хезмәтләрен күздә тота. Аның өчен кызыксындырган барлык сорауларга бер үк вакытта җавап бирергә әзер булган берничә белгеч эшли. Янәшә документ әйләнеше белән мәшгуль булган паспорт өстәле белгечләре хезмәт куя.
“Кабул итү электрон чират буенча булдырыла. Моның өчен керү ишеге янында урнашкан терминалдан талон алырга кирәк һәм чират җитүгә система әлеге кешене чакырып алачак. Чиратын көтеп утырганнарга күңелсез булмасын өчен, мониторда ТКХ теге яисә бу мәсьәләләре хакында хәбәр иткән төрле файдалы роликлар күрсәтелә. Моннан тыш һәр мөрәҗәгать итүче консультация бирә торган тәрәзә янында урнашкан тиешле төймәгә басып, аңа күрсәтелгән хезмәт дәрәҗәсен билгели ала. Әлеге белешмәләрне без алга таба эш сыйфатын арттыру максаты белән җыябыз”, - дип сөйләде Марат Нурмиев.
Консультация залы белән янәшәдә якын-тирәдәге торак фондка хезмәт күрсәткән подрядчы оешма хезмәткәрләре утыра, алар да булган мәсьәләләрне хәл итәргә ярдәм итә.
Илсур Метшин шәһәрлеләр аеруча еш биргән сораулар белән кызыксынды. Казанлылар счетчикларга бәйле сораулар белән еш мөрәҗәгать итә икән. Моннан тыш, соңгы вакытта шәһәрлеләрдә мөрәҗәгатьләр язма вариантта килсә, соңгы елларда электрон документ әйләнеше куллануга кереп киткән. Биредә “Ачык Казан” сервисының өлеше шактый.
Моннан тыш, Торак-коммуналь хезмәтләр үзәгендә казанлылар счетчик күрсәткечләрен калдыра ала, кадастр хезмәтенә мөрәҗәгать итә алалар һ.б. Шулай ук Үзәктә бәяләү эшчәнлеге дә башкарыла, закон нигезендә милек белән килешү төзелә һәм түләүсез юридик ярдәм күрсәтелә. Илсур Метшин бинаның подвал өлешен дә карады, ул исә слесарь-сантехниклар өчен әзерләнгән.
Биредә киенү өчен уңайлы кечкенә шкафлар белән җиһазландырылган аерым зона оештырылган. Моннан тыш, киңәшмә үткәрү һәм белем бирү семинарлары өчен махсус зона бар. Ә яшь белгечләр өчен торак йортлардагы су белән тәэмин итүнең системаларын кабатлаган “тренажерлар” эшли.
Илсур Метшин белгечлеге буенча 10 елдан артык эшләгән сантехник белән аралашты. Ул шәһәр башлыгын бик әйбәт эш шартлары тудырылганлыгына ышандырды.
Шулай ук визиты барышында Илсур Метшин “Уңайлы йорт” ИК соңгы еллардагы эшчәнлеге турында хисап тыңлап узды. Марат Нурмиев аның карамагындагы идарәче компания 148843 кеше яшәгән 582 йортка хезмәт күрсәткәнен сөйләде.
Шулай ук “Уңайлы йорт” ИК директоры 2006 елда торак фондны ремонтлап бетермәү 4,5 млрд. сум тәшкил иткәнен хәбәр итте. Бу вакыт эчендә агымдагы ремонттан тыш 255 йортка (2 млрд. сумнан артык) капиталь ремонт эшләнгән.
Марат Нуриев Яңа Савин районын төзекләндерү хакында, шулай ук торак фондка көн саен хезмәт күрсәтү һәм халыкка күрсәтелә торган хезмәтләр турында сөйләде.