Яңа парковка үзенә берьюлы 645 берәмлек машинаны кабул итәргә сәләтле, 1-нче каты сәүдә итү яки офис булдыру өчен яраклаштырылган, лифтлар белән җиһазландырылган.
(Казан шәһәре KZN.RU, 17-нче апрель). Казанда Ауропаның барлык стандартларына туры килгән күпкатлы тагын бер паркинг ачылды. Үзенә берьюлы 645 берәмлек машинаны кабул итәргә сәләтле, 1-нче каты сәүдә итү яки офис булдыру өчен яраклаштырылган, лифтлар белән җиһазландырылган яңа парковка үз кулланучыларын Чистай ур., 11 адресы буенча көтә. Ачылыш тантанасында башкалабыз Мэры Илсур Метшин да катнашты. Ул яңа стоянкаларның барлыкка килүе Казанлыларда парковка культурасы тәрбияләнәчәгенә ышаныч белдерде.
“Без бирегә килгәндә, ишегалларында машиналарның бик тыгыз тезелеп китүен, ә “Татнефть-Арена” янындагы 1000 урынлык парковканың буш булуын күрдек. Әмма бу – вакыт мәсәләсе. Парковка культурасы үсәргә тиеш, чөнки кагыйдәләрне бозу – штрафларга һәм җәяүлеләрнең иминлегенә куркыныч янауга китерә”, - диде Мэр.
Әлеге паркингка заказ бирүче “Трасса” ҖЧҖ директоры Эдуард Колтун әйтүенчә, алдагы ике ай дәвамында автомобильләрен парковкада төн кундырырга теләүчеләрдән түләү алынмаячак, ә аннан соң сәгать саен түләү билгеләнәчәк, ә бер айлык абонемент алырга теләүчеләргә түләү суммасы нибары 2 мең сум күләмендә генә. Парковка урыннарының яртысы үзләрендә урнашачак офис хезмәткәрләре өчен каралса, аерым урыннар “Һәркем үтеп йөрерлек мохит” программасы таләпләре кысаларында физик мөмкинлекләре чикләнгән затлар өчен җайлаштырылган. Соңгылары парковка хезмәтеннән һәрвакыт бушлай файдалана алачак.
Авиатөзелеш һәм Яңа Савин районнары хакимияте башлыгы Тимур Алибаев исә яңа парковканың барлыкка килүе, Әбсәләмов урамындагы кебек, автомобильчеләр үзләре тупланып “тимер ат”ларын калдыра торган урыннарда халык күптән сораган яшел зоналарны булдырырга мөмкинлек барлыкка килүенә шатланды.
Шәһәр Башкарма комитеты җитәкчесенең Транспорт, җир һәм милек мәсьәләләре буенча беренче урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин әйтүенчә, хәзерге вакытта Казан үзәгендә 4600 парковка урыны булдырылган. Соңгы елларда Казанда барлыгы 13 паркинг ачылган, шуларның 5-е узган ел төзелгән. Ә быел янә 5 паркинг төзү бурычы куелган, бу эш рөхсәт ителгән парковка урыннарын 6400-гә җиткерергә ярдәм итәчәк.