Казан шәһәре Думасының XXXII сессиясендә депутатлар туризм тармагы перспективалары буенча фикер алыштылар.
(Казан шәһәре KZN.RU, 16-нчы апрель). Казан шәһәре Думасының XXXII сессиясендә 2013 елгы туризмга нәтиҗә чыгардылар һәм әлеге тармакның перспективалары буенча фикер алыштылар.
Казан Башкарма комитетының Тышкы элемтә һәм туризм комитеты рәисе Евгения Лодвигова депутатларга искәртеп үткәнчә, 2013 елгы Бөтендөнья җәйге Универсиадага әзерлек вакытында Уеннарга килүче кунакларны кабул итүгә, кунакларны кабул итү объектларында хезмәт күрсәтүгә һәм төбәктәге туризм потенциалын үстерүгә зур игътибар юнәлтелгән.
2013 елда Казанда туризм маршрутларын төзекләндерү, халыкның азмобильле төркемнәренә шартлар булдыру буенча эшләр башкарылды. Татарстан башкаласында туристларны мәгълүмати яктан тәэмин итәрлек җайланмалар барлыкка килде – тимер юл вокзалында, метро станциясендә интерактив видеотабло урнаштырылды, аэропортта Казан туристлык-мәгълүмат үзәгенең яңа офисы ачылды. Туристлык навигацияләре проекты тормышка ашырылды – җәяүле туристик маршрутлар буенча 102 конструкция (шәһәр карталары, 3 телдә күрсәткечләр һәм тарихи һәм архитектура һәйкәлләре турындагы мәгълүматны үз эченә алган пюпитрлар) урнаштырылды. Мобиль навигация өлкәсендә туристлар өчен берничә кушымта эшләнелде: "Виртуаль тарих”, “Placefact”, “GoKazan.ru”.
Евгения Лодвигова хәбәр иткәнчә, 2013 елда кунакчыллык объектларында хезмәт күрсәтү сыйфатын яхшырту уңаеннан эш активлашкан, аерым алганда “Кунакчыллык. Яңадан башлау” проекты тормышка ашырылды, аның кысаларында 100-дән артык кунакханә объектлары хезмәткәрләренә укулар оештырылды. 250-ләп гид һәм экскурсовод спорт объектлары һәм җәйге Уеннарның тарихын белү буенча укыды һәм акредитация үтте.
Узган елда кунакчыллыкның чит ил стандартларына юнәлтелгән ике проекты гамәлгә ашырылды – “Кунак картасы” лояльлек программасы һәм “City Sightseeing” халыкара операторының ике катлы туристик автобуслар проекты.
Евгения Лодвигова фикеренчә, туризм һәм кунакчыллык өлкәсе үсешенә системалы һәм комплекслы якын килү туризм потенциалы үсешенә яхшы тәэсир иткән. “Татарстан башкаласы 2013 елда Россиядә гаиләләр белән ял итү юнәлеше буенча иң популяр өчлеккә керде. Туристик агым 25%-ка артты һәм 1,5 млн. кешене тәшкил итте. Шулай ук отельләр саны 20%-ка артты. Бүгенге көндә booking.com системасында Казанның 100-дән артык отеле тәкъдим ителгән, бу исә алдагы ел белән чагыштырганда 27%-ка күбрәк дигән сүз. Май бәйрәмнәрендә дә шәһәргә килүчеләр саны күп булачак: әлеге чорда Россия шәһәрләре арасында Казан иң популяр шәһәр булып тора”, - дип билгеләде ул.
Казандагы туризм юнәлеше үсешенең перспективаларына килгәндә, Евгения Лодвигова билгеләп үткәнчә, шәһәрдә төзекләндерү, инфраструктураны яхшырту буенча эшләрне әле алга таба да дәвам итәргә кирәк. Туризм өлкәсендә агымдагы елда шәһәр хакимияте каршында түбәндәге әһәмиятле бурычлар тора – туризм потенциалын үстерү, туризмның перспективалы төрләрен арттыру, шулай ук туристик навигация системасын камилләштерү.
Агымдагы елда күптелле сайт һәм туристлар өчен тәкъдимнәр кертелгән шәһәр картасы булдыру буенча эш оештырылачак, мобиль “кушымталары” эшләүне, промо-турлар үткәрүне һәм башка чараларны дәвам итәчәкбез. Җәен Казанда беренче тапкыр “Архитектур велотөннәр” һәм “Казан стритрейсингы” проектларын оештыру күздә тотыла.
Евгения Лодвигова үзенең чыгышы ахырында Казанның көчле брендка мохтаҗлыгын искәртеп үтте, бу исә шәһәрнең эчке һәм халыкара туризм базарында үстерүгә ярдәм итәчәк. Якын көннәрдә Татарстан башкаласының брендын, логотибын, слоганын әзерләү буенча эш башланып китәчәк. Британиянең дизайн буенча югары мәктәбе белән хезмәттәшлек турында килешү төзелде, алар үзләренең проектларын агымдагы елның июнендә тәкъ
дим итәчәкләр.
Тышкы элемтә һәм туризм комитеты рәисе докладын тыңлаганнан соң, депутатлар Татарстан башкаласында туристик инфраструктура үсеше һәм Казанны туризм базарында күтәрү буенча системалы эш алып барылганлыгын билгеләп үттеләр. Депутатлар фикеренчә, Универсиада вакытында барлыкка килгән шәһәргә карата булган кызыксынуны да саклап калырга кирәк, шулай ук мөһим юнәлешләр буенча эшне, бирәк тә Интернет челтәрендә позицияләрне көчәйтеп, шәһәрнең туристик потенциалын үстерү, туризмның төрле юнәлешләре көчәйтү, “ял көне” турпрограммасы буенча эшне дәвам итәргә кирәк.
Казан Мэры Илсур Метшин фикеренчә, Казанга туристларны җәлеп итүнең яңа ысулларын кулланырга кирәк. “Туризм үсешенә без һәрвакытта да зур әһәмият биреп килдек. Кайчандыр бездәге туристларның саны елына 460 меңләп кенә иде. Бүген исә туристлык потенциалын үстерер өчен, без Россиядә һәм дөньяда танылган белгечләрне җәлеп итәбез. Универсиададан калган мирас ярдәмендә, Казан хәзерге көндә әлеге өлкәдә зур потенциалга ия. Безгә шәһәребезне эчке һәм халыкара туристик базарда күтәрү өчен яңа, креатив һәм стандарт булмаган формалар кирәк”, - дип йомгак ясады Мэр.
Казан шәһәре Думасының XXXII сессиясендә туристик базар ихтыяҗларын үзгәртә ала торган моңарчы үтәлмәгән чараларны, шулай ук депутатлар тарафыннан җиткерелгән тәкъдимнәр һәм кисәтүләрне исәпкә алып, 2014 елга һәм аннан соңгы елларга Туризмның үсеш программасын эшләү турында карар кабул ителде. Казан бюджеты мөмкинлекләреннән чыгып, әлеге программаны тормышка ашыру өчен финанс мөмкинлекләр каралган.