Казан депутатларына кече һәм урта бизнеска ярдәм итүнең яңа программасын тәкъдим иттеләр.
(Казан шәһәре KZN.RU, 16-нчы апрель). Казан шәһәре Думасы депутатларына кече һәм урта бизнеска 2014-2016 елларда ярдәм күрсәтү программасын тәкъдим иттеләр. Проект программасы Икътисади үсеш комитеты тарафыннан Башкарма комитетның барлык структур бүлекчәләре белән берлектә эшләнде һәм Казан шәһәре Думасының XXXII сессиясендә бертавыштан кабул ителде.
Яңа программа турында тәфсилләп Башкарма комитет Җитәкчесенең икътисади үсеш буенча урынбасары Иван Кузнецов сөйләде.
Ул Россиянең бөтен икътисады өчен хас булган икътисади үсеш темпларының әкренәюенә бәйле рәвештә кече һәм урта бизнесның роле артканын хәбәр итте, чөнки эшмәкәрлекнең нәкъ менә шул сегменты үзгәрүчән тирәлеккә тизрәк яраклаша һәм халыкның шактый өлешен эш белән тәэмин итә.
Иван Кузнецов Казандагы эшмәкәрлек үсешенең элеккеге порграммасы 2013 елга кадәр гамәлдә булганын искә төшереп узды. 2014 ел башына шәһәрдә 60 меңләп кече һәм урта бизнес субъектлары һәм шәхси эшмәкәр туры килә. Шулардан 28,9 меңе – икътисади актив кече предприятиеләр, 173 – урта, 30,7 мең – шәхси эшмәкәрләр. Кече һәм урта бизнес предприятие эшчеләренең уртача саны 181,5 мең кеше, бу исә 2011 ел белән чагыштырганда 16,2 меңгә күбрәк һәм 2012 ел белән чагыштырганда 12,4 меңгә күбрәк дигән сүз.
Узган елда кече һәм урта предприятиеләр әйләнеше 410 млрд. сумны тәшкил иткән. 2013 елда барлык территориаль продуктта (ВТП) бизнесның әлеге сегмент өлеше 34% билгесендә бәяләнә. Кече предприятиеләрдә хезмәт итүчеләрнең уртача хезмәт хакы 15,4%-ка арткан, шул рәвешле 28 мең сумны узган, хезмәт җитештерүчәнлеге үсеше 45% тәшкил иткән.
Кече бизнестан шәһәр бюджетына 2013 елда “чиста” салым кереме 1,5 млрд. сумны тәшкил иткән, ягъни шәһәр бюджетына караган салым кеременнән 15,1%.
Шул ук вакытта, Иван Кузнецов сүзләренә караганда, бүгенге көндә Казанда эшмәкәрлекнең алга таба үсешенә комачаулаулык тудырган һәм хәл итәсе шактый проблема да җыелган.
“Кече һәм урта бизнес үсешенең яңа программасын эшләгән вакытта без Казан эшмәкәрләре белән очраштык. Хәзерге вакытта яңа программа проекты әзер. Төп бурычларның берсе – административ киртәләрне киметү, эшмәкәрләргә тулырак мәгълүмат җиткерү һәм финанс һәм милек ярдәме күрсәтү”, - дип билгеләде Иван Кузнецов.
Моннан тыш, Башкарма комитет Җитәкчесенең иътисади үсеш буенча урынбасары фикеренчә, Казанда муниципаль хезмәт күрсәтүнең сыйфатын арттырырга кирәк.
“Эш кысаларында кече һәм урта бизнеска кагылган 44 административ регламент кабул ителде”, - дип хәбәр итте Иван Кузнецов.
Тышкы реклама өлкәсенә кагылган үзгәрешләрне ул мисал итеп китерде. “Реклама һәм мәгълүмати конструкция төшенчәләрен аердык. Бу килешү процедурасын җиңеләйтте һәм эшмәкәрләрне мәгълүмати чаралар урнаштырган вакытта акчалата җыемнан азат итте”, - дип белдерде И.Кузнецов.
Кече һәм урта бизнеска финанс ярдәменә килгәндә, Казанда төрле дәүләт программалары, грантлар һәм субсидияләр киң спектры гамәлгә куела. “Шулай итеп, программа чараларында катнашу нәтиҗәсендә Казан эшмәкәрләре узган елда федераль һәм Татарстан Республикасы бюджетыннан 418,2 млн. сум күләмендә 344 субсидия алган. Бу 2013 елда республикада бирелгән субсидия күләменнән 52% тәшкил итә. Без ташламалар нигезендә кредит бирү программасын саклап калып, яхшыртырга телибез”, - дип билгеләде Башкарма комитет Җитәкчесенең икътисади үсеш буенча урынбасары.
Муниципаль дәрәҗәдә эшмәкәрләргә шулай ук финанс ярдәме күрсәтелде. 2011-2013 елларда Казан Башкарма комитеты тарафыннан 17 миллион сум күләмендә 135 субъектка ярдәм күрсәтелгән.
Шулай ук Иван Кузнецов финанс ярдәменнән тыш, эшләрен башлап җибәрүче эшмәкәрләр өчен укыту, лекцияләр, семинарлар, түгәрәк өстәләрне үз эченә алган укыту ярдәме дә оештырылачак. Моннан тыш, Казан бизнесменнары ачык электрон мәйданчык (business.kzn.ru) мөмкинлекләрен файдаланып, шәһәр хакимиятенә үз фикерен җиткерә ала.
“Соңгы елларда кече һәм урта бизнеска ярдәм күрсәтү йөзеннән күп эшләнелде. Бу регламентларны да җиңеләйтү, ташламалар нигезендә кредит бирү программасын кабат карап тикшерү. Беренче чиратта эшләрен башлап җибәрүче эшмәкәрләргә ярдәм итәргә кирәклеге белән килешәм, тәүге адымнарын ышанычлырак ясасыннар. Алар кече һәм урта бизнесның резервы булып тора. Алдыбызда – эшмәкәрлеккә стимул бирү бурычы куелган, гражданнар эшчәнлекләреннән тәм табып эшләсеннәр. Казанда базарның төрле сегментларын алырга теләгән креатив кешеләр күп”, - дип нәтиҗә ясады Татарстан башкаласы Мэры Илсур Метшин.
Фото с сайта www.santykiustudija.lt