Илсур Метшин республика бүләкләрен тапшырды
Бүләкләр Казан шәһәре Думасының XXXII сессия эше алдыннан тапшырылды.
(Казан шәһәре KZN.RU, 16-нчы апрель). Бүген Казан шәһәре Думасының XXXII сессиясенең эше башланганчы Илсур Метшин югары республика бүләкләрен тапшырды.
Казан шәһәренең “Балалар һәм яшьләр өчен җиңел атлетика буенча махсуслаштырылган олимпия резервы спорт мәктәбе” учреждениесе директоры Светлана Востриковага һәм Казан шәһәре Башкарма комитетының Эшләр идарәсендәге төзелеш һәм биналар эксплуатациясе бүлеге башлыгы урынбасары Рөстәм Хөснуллинга Татарстан Республикасы Президентының Рәхмәт хатлары тапшырылды.
ТР Президентының Рәхмәт хатлары белән “Амфитеатр Танго” ҖЧҖ (генераль директоры - Михаил Горшенин) һәм “Татинтер Ресторантс” ҖЧҖ (генераль директоры – Зөфәр Гаязов) коллективлары бүләкләнде. Роспотребнадзорның Татарстан Республикасы буенча идарәсе җитәкчесенең урынбасары Алмас Имамов Татарстан Республикасының “Мактауга лаеклы хезмәте өчен” медале белән бүләкләнде.
Шулай ук Илсур Метшин Казанның җир өсте һәм җир асты электр транспорты техникумының директоры Рөстәм Галәвовка депутат билгесен тапшырды.