Шәһәр Ратушасында Казан шәһәре Думасының XXXII сессия эше башланды
Сессиянең көн тәртибенә 17 мәсьәлә карап тикшерү чыгарылды
(Казан шәһәре KZN.RU, 16-нчы апрель). Шәһәр Ратушасында Казан Мэры Илсур Метшин рәислегендә Казан шәһәре Думасының XXXII сессия эше башланып китте. 50 депутаттан 42-се катнаша, карар кабул итү өчен кворум бар дигән сүз. Сессиянең көн тәртибенә 17 мәсьәлә карап тикшерү билгеләнгән:
Кече һәм урта эшмәкәрлеккә ярдәм күрсәтү турында;
Казан шәһәрендә туризмны үстерү перспективалары хакында;
Казан шәһәре муниципаль берәмлегенең 2011-2015 елларга булган социаль-икътисади үсеш программасының 2013 елда үтәлеше турындагы хисабы;
Казан шәһәре муниципаль берәмлеге бюджетының 2013 ел өчен үтәлеше хакындагы хисабы;
Казанның муниципаль милкен хосусыйлаштыру Прогноз планы (программасы) үтәлеше турындагы хисабы;
Казан шәһәре муниципаль берәмлегенең Контроль-хисап палатасы турындагы нигезләмә хакында;
Казан шәһәре Думасының “Казан шәһәре муниципаль берәмлеге Башкарма комитетының Аппараты” муниципаль казна учреждениесе турында”гы карарына үзгәрешләр кертү турында;
Казан шәһәре Думасының “Казан шәһәре муниципаль берәмлеге Башкарма комитетының Финанс идарәсе” муниципаль казна учреждениесе турында”гы карарына үзгәрешләр кертү турында;
Казан шәһәре Думасының “Казан шәһәре муниципаль берәмлеге Башкарма комитетының Мәгариф идарәсе” муниципаль казна учреждениесе турында”гы карарына үзгәрешләр кертү турында;
Казан шәһәре Думасының “Казан шәһәре муниципаль берәмлеге Башкарма комитетының Тышкы төзекләндерү комитеты” муниципаль казна учреждениесе турында”гы карарына үзгәрешләр кертү турында;
Казан шәһәре Думасының закон чыгару инициативасы турында;
Казан шәһәре Думасының “Казан шәһәре муниципаль хезмәткәрләренең дәүләт хезмәтендәге хезмәт хакы күләмен билгеләү, бер айлык һәм башка өстәмә түләүләр һәм аларны булдыру турында”гы карарына үзгәрешләр кертү турында;
Казан шәһәренең Төзекләндерү кагыйдәләренә үзгәрешләр кертү турында;
Казан шәһәренең Җир биләмәләреннән файдалану һәм төзелеш кагыйдәләренең шәһәр төзү регламентлары зоналары картасына үзгәрешләр кертү турында;
Шәһәр урамнарына исемнәр бирү турында;
Оештыру мәсьәләләре