“Торак һәм уңайлылык” идарәче компаниясе Казан Мэрына торак фондны видеокүзәтү системасы белән тәэмин итү проектын тәкъдим итте.
(Казан шәһәре KZN.RU, 15-нче апрель). Казанда торак йортларга видеокүзәтү камераларын урнаштыру практикасын активрак кертергә кирәк, бу адым шәһәрдәге иминлек дәрәҗәсен арттырырга мөмкинлек бирәчәк. Моның өчен финанслауның оптималь схемасын булдырырга һәм “Торак һәм уңайлылык” ("Жилище и комфорт”) идарәче компания мисалында проектны тормышка ашыра башларга кирәк. Идарәче компания эше белән танышканда, Татарстан башкаласы Мэры Илсур Метшин шундый йөкләмә бирде.
Шәһәр башлыгын Башкарма комитет җитәкчесе Денис Калинкин, торак-коммуналь хуҗалык буенча аның ярдәмчесе Александр Лобов, Совет районы администрациясе башлыгы Рөстәм Гафаров, ТКХ комитеты рәисе Искәндәр Гыйниятуллин, шулай ук “Торак һәм уңайлылык” ҖЧҖ директоры Александр Блохин озата йөрделәр.
“Торак һәм уңайлылык” идарәче компаниясе “Имин Татарстан” программасын тормышка ашыруда катнашкан оешмаларның беренчесе булып тора. Әлеге программа кысаларында торак йортларга 73 видеокамера урнаштырылды. Видеокүзәтү системасы эшенең мисалын Илсур Метшинга Глушко урамы, 8-нче йортта күрсәттеләр. Әлеге йортка урнаштырылган камералар барлык микрорайонның территориясен диярлек колачлап алалар. Мондый төрдәге камераларның язмалары бер атна сакланыла.
“Узган елда әлеге камера ярдәмендә маньякны тоту дөрес сүз булдымы?” – дип кызыксынды Илсур Метшин.
Искәндәр Гыйниятуллин һәм Александр Блохин әлеге мәгълүматны расладылар. Видеокүзәтү системасы ярдәмендә “Торак һәм уңайлылык” идарәче компаниясе йортларында 120 хокук бозу очрагы булдырылмый калынган, җинаять эше кузгату өчен 400-дән артык язма тапшырылган. Эчке эшләр министрлыгы хезмәткәрләре видеоязмаларны ким дигәндә атнага бер мәртәбә алып китәләр.
“Торак һәм уңайлылык” идарәче компаниясе киләчәктә торак йортларның торец диварларына да видеокүзәтү өчен 100 камера урнаштырырга, шулай ук лифтларда һәм подъездларның беренче катларына камера эләргә планлаштыра.
Идарәче компания вәкилләре Мэрга аппарат бүлмәсен күрсәттеләр, биредә берничә экранга видеокамералардан сурәтләр килеп тора. Шулай ук рәсем Интернетка да трансляцияләнә, шуңа да йорттагы һәр кеше, теләсә кайсы урында булуына карамастан, үзенең ишегалдында нәрсә барганлыгын күзәтеп тора ала. Болардан кала, әлеге система хезмәт күрсәтә торган оешмаларның эш сыйфатын үстерергә булыша – ишегалды чистартылганмы яисә чүп-чар түгелгәнлеген контрольдә тоту бик уңай.
Александр Блохин сүзләренә караганда, җирле халык камера урнаштырудан бик канәгать калган. Һәрбер йорт буенча йортта яшәүчеләрнең гомум җыелышының тиешле карары бар. Илсур Метшин райондагы хокук тәртибен тәэмин итү буенча алып барылган эшне дә югары бәяләде һәм уңай тәҗрибәне актив рәвештә таратырга кушты.
“Финанслау формасын табарга кирәк. Бәлки, бәянең бер өлешен идарәче компанияләр каплый алыр, бер өлешен – милекчеләр. “Имин Татарстан” программасы кысаларында да күпмедер акча бүленә. Балалар бакчаларында һәм мәктәпләрдә ата-аналар видеокамера куйдыртырга мәҗбүр, әмма торак йортлардагы камералар да иминлекнең мөһим элементы булып тора. Алар ярдәмендә җинаятьчеләрне генә тоту түгел, балаларны да карау мөмкинлеге бар, машинагызны кем яньчегәнен белеп була”, - дип билгеләп үтте Илсур Метшин.