“Яшел рекорд” программасында һәм шәһәрне чистарту өмәләрендә катнашырга теләк белдереп язылган халык мөрәҗәгатьләренә кичекмәстән илтифат күрсәтергә кирәк.
(Казан шәһәре KZN.RU, 14-нче апрель). Гражданлык активлыгын хуплап, “Яшел рекорд”программасында һәм шәһәрне чистартуда катнашырга теләк белдергән кешеләрнең мөрәҗәгатьләренә тиз арада илтифат күрсәтергә кирәк, дип белдерде Казан Мэры Илсур Метшин. Кайбер хатларны бүген шәһәр җитәкчесе эшлекле дүшәмбе вакытында укып китте.
Атна эчендә Мэрга килгән мөрәҗәгатьләр арасында төрле эчтәлектәгеләре бар. Казанлылар “икеайлык санитар чисталыгы”, “Яшел рекорд” һәм “Чәчәк атучы Казан” программаларына да бик теләп кушылырга әзер икәнлекләрен белдергәннәр.
Җиңү проспектында яшәүчеләрнең берсе халык исеменнән йорт яны территориясен җыештыру һәм элек киселгән агачлар урынына яңа түрбакча ясау утырту теләге белән чыккан. “Җиңү проспектындагы 72-нче номерлы йортта без 1975 елдан бирле яшибез. Йорт янында инде күп еллар түрбакча бар. Узган көздә безгә авария хәлендәге агачларны кисәргә туры килде, хәзер алар урынына яңаларын утыртасыбыз килә. Без – пенсионерлар, миңа 72 яшь инде. Әгәр үсентеләрен алып килсәләр, утыртуын, карап торуны үзебез дә башкарыр идек”, - дигән хатны укыды Метшин.
Бәйрәмнәр оештыручы бер шәһәр компаниясе вәкиле язгы җыештыру өмәсе кысаларында шәһәр паркларының берсендә өмә оештырырга ниятли. Әлеге җыештыру эшләрен башкарыр өчен, компания хезмәткәрләренә инструментлар һәм инвентарь кирәк. “Безнең фирма “Яшь парлар паркы” территориясен чистартырга җыена. Эшләргә күңеллерәк булсын өчен, музыкаль аппаратура урнаштырачакбыз. Җыештыру эшләрен башкарыр өчен, инструментлар һәм инвентарь белән ярдәм итүегезне сорыйбыз”, - дигән өземтә китерде Мэр әлеге хаттан.
Илсур Метшин халыктан килгән иницитивалы хатларны укырга рәхәтлеген билгеләп үтте, чөнки алар югары гражданлык активлыгы турында сөйлиләр. “Бик күп хатлар килә, аларның авторлары бездән канәгатьсезлекләрен белдереп кенә калмый, безнең алдыбызга яңа бурычлар куя, үз инициативаларын белдерәләр. Мондый төрдәге хатларны укуы да рәхәт, чөнки без гражданлык инициативасын уятырга телибез. Әлеге хатлар берничә генә түгел, алар 20-30-лап кеше, шул исәптән эре компанияләрдә эшләүчеләр дә “Яшел рекорд”, “Чәчәк атучы Казан” программаларында һәм территорияләрне чистарту эшләрендә катнашырга телиләр. Гражданлык активлыгы башлангычы бездә хуплау табарга тиеш. Гражданнар үз инициативаларын белдерсен өчен, без шалтырату һәм хатларга игътибар белән якын килергә тиешбез, мин шәхсән үзем монда катнашырга әзер”, - дип нәтиҗә ясады Мэр.
Фото www.kazved.ru сайтыннан.