Яңа технология Казанда үткәрелә торган гомумйорт милеген инвентаризацияләүнең нәтиҗәлелеген арттырачак.
(Казан шәһәре KZN.RU, 15-нче апрель). Казан Мэры Илсур Метшин “Торак һәм уңайлылык” (“Жилище и Комфорт”) идарәче компаниясенең торак йортлардагы коммуналь җиһазларга штрих-код кертү тәҗрибәсе белән танышты. Әлеге эш “Ачык Казан” системасын кертүнең чираттагы этабы кысаларында алып барыла һәм шәһәрдәге барлык гомумйорт милеге буенча бердәм база булдыруны күздә тота.
Шәһәр башлыгын Башкарма комитет җитәкчесе Денис Калинкин, торак-коммуналь хуҗалык буенча аның урынбасары Александр Лобов, Совет районы администрациясе башлыгы Рөстәм Гафаров, ТКХ комитеты рәисе Искәндәр Гыйниятуллин, шулай ук “Торак һәм уңайлылык” ҖЧҖ директоры Александр Блохин озата йөрделәр.
Яңа системаны Илсур Метшинга Глушко урамының 8-нче номерлы йорты мисалында күрсәттеләр. Әлеге йортта урнаштырылган җылылык төеннәренең бөтен техникасы штрих-кодлаштырылган. Исәпне алып бара торган җайланма ярдәмендә берничә секунд эчендә һәрбер агрегат буенча тулы мәгълүматны алып була, шул исәптән тузганлылык һәм моңа кадәр үткәрелгән ремонт эшләре турында да. Әлеге система торакчыларның эш нәтиҗәлелеген берникадәр тапкырга арттырачак.
Илсур Метшин яңалык кертү инициативасын хуплады. “Әлбәттә, иске торак фондта яңалык кертү кыенрак булыр, әмма яңа йортларда һичшиксез заманча технологияләр кулланырга кирәк”, - дип бәя бирде шәһәр Мэры.
Искәндәр Гыйниятуллин сүзләренә караганда, штрих-кодлаштыру әлегә “Торак һәм уңайлылык” идарәче компаниясенә генә кертелсә дә, гомумйорт милеге буенча бердәм электрон база мәгълүматларын булдыру шәһәрнең барлык идарәче оешмаларында да бара, аларның барысы да “Ачык Казан” системасын кертәләр. Һәрбер коммуналь элементның ни дәрәҗәдә тузганлыгын белгәнгә, алар агымдагы һәм капиталь ремонт буенча эшләрне нәтиҗәлерәк итеп планлаштыра, подрядчыларның эшләрен җентекләбрәк контрольдә тота алачак.
Илсур Метшинга шулай ук “Торак һәм уңайлылык” идарәче компаниясекнең эш нәтиҗәләре һәм планнары турында мәгълүматны җиткерделәр. Александр Блохин сөйләп үткәнчә, компания 2006 елда барлыкка килә һәм күпчелек очракта социаль ипотека буенча төзелгән торак йортларга хезмәт күрсәтү белән шөгыльләнә. Идарәче компания карамагында 15 мең фатирга исәпләнгән 65 йорт бар.
Йортлар үзләре яхшы халәттә булганлыктан, идарәче компаниянең өстенлекле юнәлешләренең берсе булып йорт янындагы территорияләрне төзекләндерү тора. Шул рәвешле 2013 елда гына идарәче компаниянең ишегалларында 25 спорт һәм уен комплекслары урнаштырылган. Җәяүлеләр кичү юлында һәм яшел зоналардагы парковкаларга каршы көрәш өчен 2,7 км металлдан киртә корылган. Ташлы элементлар белән 12 декоратив чәчәк түтәле ясалган. Бу елда 15 меңнән артык чәчәк утыртырга планлаштыралар.