Эшлекле киңәшмәдә Казан Мэры Илсур Метшин да катнашты.
(KZN.RU, 13-нче апрель). Бүген Казанның тарихи үзәгендә яңа төзелеш мәсьәләлре буенча Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында киңәшмә узды. Киңәшмәне Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Аның эшендә ТР Президенты Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров, ТР Президенты ярдәмчесе Олеся Балтусова, ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин, Татарстан Республикасы прокуроры Илдус Нәфыйков, Казан Мэры Илсур Метшин, Казанның баш архитекторы Татьяна Прокофьева һәм башкалар катнашты.
Казанның баш архитекторы Татьяна Прокофьева раслауны таләп итүче тарихи үзәктә төзү проектларын тәкъдим итте.
Беренче объект - Сәлимҗанов урамында урнашкан торак һәм торак булмаган бүлмәләре булган биш катлы бина. Төзүчесе - шәхси инвестор. Киңәшмәдә катнашучылар әлеге проектны хуплады.
Һади Такташ урамында урнашкан киләсе объект сөләшүләрдән соң кире кагылды. Төзүче күңел ачу үзәге һәм кунакханә комплексы урнашкан 12 катлы бинаны тәкъдим итте. Рөстәм Миңнеханов фикеренчә, тарихи үзәктә мондый биналар төзү килешми.
Павлюхин-Шаляпин урамнары киселешендә биш катлы бина төзү проекты (төзүчесе - ТР Дәүләт торак фонды) һәм Курашов урамында өч катлы блоклы бина (төзүчесе - шәхси инвестор) расландылар.
Алга таба Мәрҗани урамындагы төзекләндерелә торган мәктәпкә кушылып төзеләчәк өч катлы бина проекты каралды. Бинада спорт залы һәм башкалар урнаштыру каралган. Киңәшмәдә катнашучылар өч вариант арасыннан Сталин архитектурасы стилендәгесен сайладылар (мәктәпнең төп бинасы да шул стильдә).
Нариманов ур., 66 адресындагы объект – дүрт катлы фатирлы һәм офислы бина расланды, әмма бинаның фасадына үзгәрешләр кертү кирәк дип табылды.
Бассейная урамындагы биш катлы бина шулай ук хупланды, аңа да берничә үзгәреш кертү тәкъдим ителде. Рөстәм Миңнеханов төзүче компаниягә янындагы территориядә сквер булдыру һәм өстәмә парковка оештыруны тәкъдим итте.
Адмиралтия (Бишбалта) бистәсендә, Клара Цеткин урамындагы проект "Сантехприбор" заводының территориясен үзгәртүне карый. Биредә элеккеге завод территориясендә тарихи төзелеш өлешләрен саклауны караган торак квартал төзү тәкъдим ителә (шул исәптән Алафузов йорты да). Әлеге проект расланды, дип хәбәр итә ТР Президентының матбугат хезмәте.
Фоторепортаж
Видеорепортаж