Казан Мэры 1-нче сентябрьгә кадәр балаларга бинаның беренче катындагы ябык балалар бакчасын кайтарырга кушты.
(KZN.RU, 8-нче апрель). Бүген Казан Мэры Илсур Метшин Толстой урамындагы 16-нчы йортта булып кайтты. Әлеге йортта капиталь ремонт барышында ашыгыч рәвештә нигез һәм төп конструкцияләре ныгытылды. Визиты барышында шәһәр башлыгы башкарылган эшләрнең сыйфатын тикшерде һәм әлеге йортның беренче катында, аны авария хәлендә дип таныганчы, балалар бакчасы эшен торгызырга кушты.
Шәһәр башлыгын Башкарма комитет Җитәкчесе Денис Калинкин, аның торак-коммуналь хуҗалык мәсьәләләре буенча урынбасары Александр Лобов, Вахитов һәм Идел буе районнары администрациясе башлыгы Андрей Лобов, ТКХ комитеты рәисе Искәндәр Гыйниятуллин, йортны капиталь ремонтлаган подрядчы оешма вәкилләре озата йөрде.
Толстой урамындагы 16-нчы номерлы йорт 1960 елда салынган. Хәзерге вакытта анда 90-нан артык кеше яши. Йорт буенча өлкән булган Риф Яруллинның инициативасы белән йорт 2013 елга капиталь ремонт программасына кертелгән. “Мин үзем озак еллар төзүче булып эшләдем һәм, бирегә өч ел элек күчеп килгәннән соң, йортның начар хәлдә икәнен күрдем. Шуннан соң барлык инстанцияләргә йөри башладым”, - дип сөйләде Риф Яруллин.
Йортны капиталь ремонтлауга 18 миллион сум бүлеп бирелгән. Эш башланганнан соң, йортның нигезе һәм диварлары авария хәлендә булганы ачыкланды. Эксперт оешмалары тарафыннан йортның авария хәлендә булганлыгы хакында нәтиҗә ясалды. Шуннан соң шәһәр хакимияте муниципаль бюджеттан өстәмә 10,7 миллион сум бүлеп бирү карары кабул итте, ул акча ныгыту эшләренә тотыла.
Илсур Метшин гомуми финанслаудан биредә яшәүчеләрнең акчасы нинди өлеш тәшкил иткәне белән кызыксынды. Йортны ремонтлауга юнәлдерелгән 28,7 миллион сумның 150 мең сумы милекчеләр акчасы тәшкил итә.
“Федераль законсыз без бер йортны ремонтлауга моның кадәр акча таба алмас идек, ә халык үзе әле бик озак җыйган булыр иде”, - дип билгеләде Илсур Метшин.
Капиталь ремонт кысаларында җылыту, су һәм электр белән тәэмин итү системалары алмаштырылган, түбә, фасад һәм подъездлар ремонтланган.
Подрядчылар сүзләренә караганда, йортның нигезен һәм төп конструкцияләрен ныгыту эшләре Универсиада вакытында да бер генә көнгә дә туктатылмаган.
Шәһәр бюджетыннан бүлеп биргән акча ярдәмендә, проект нигезендә төзүчеләр нигезне ныгыту, подвалда гидроизоляция урнаштыру, ярыкларны каплау, беренче катка терәү конструкцияләре урнаштыру буенча шактый зур күләмдә эш башкарды. Моннан тыш, тәрәзә уемнары тутырылган һәм алмаштырылган, беренче катта идәннәр яңартылган, бинаның цоколь каты өстәмә җылытылган.
“Төзүче буларак никадәр җитди өстәмә эшләр башкарылганын аңлыйм. Бирегә колоссаль күләмдә бетон һәм арматура китерелде. Нигезне яңадан салдылар. Барлык эшләрне шәхсән үзем контрольдә тоттым”, - дип билгеләде Риф Яруллин.
Илсур Метшин биредә яшәүчеләрнең ремонтка карата шелтәләре бармы икәнлеге белән кызыксынды. “Ремонт барлык кагыйдәләр буенча эшләнде. Өстәмә эшләр ремонтны тәмамлауны көзге-кышкы чорга күчерүе белән бәйле рәвештә, аерым бер җитешсезлекләр бар, әмма алар төзәтелә”, - дип ышандырды шәһәр башлыгы йорт буенча өлкән.
Илсур Метшин бинаның ишелү куркынычы булуы белән бәйле рәвештә ябылган балалар бакчасы урынын да карады. Хәзерге вакытта биредә диварларны ныгыту өчен барлык эшләр эшләнгән, балалар тормышы өчен куркыныч юк. Әмма, Вахитов һәм Идел буе районнары администрациясе башлыгы Андрей Лобов сүзләренә караганда, балалар бакчасын кабат ачканчы биредә эчке косметик ремонт эшләргә кирәк, бу исә өстәмә акча таләп итә. Район башлыгы әлеге микрорайонда балалар бакчасына ихтыяҗның аеруча кискен торуын билгеләде.
“Балалар бакчасын кабат ачып җибәрергә кирәк. Кеше күп яши торган район, халык балалар бакчасы булдыруны сорый. Җәй дәвамында кирәкле барлык эшләрне башкарырга кирәк, елның бу фасылында әти-әниләрнең күбесе ялда, балаларны карар кешеләр бар. 1-нче сентябрьгә балалар бакчасын әти-әниләргә кайтарырга”, - дип белдерде Илсур Метшин.
Толстой урамындагы 16-нчы йорт мисалында капиталь ремонт барышында Казанның Щапов һәм Дзержинский урамында урнашкан йортларның икесендә нигез ныгытыла.
Исегезгә төшерәбез, 2014 елда капиталь ремонт программасы буенча Казанда 178 йортка ремонт ясалачак – узган ел белән чагыштырганда ике дистәдән күбрәк. 6 ел эчендә шәһәрдә 1,5 меңнән артык торак йорт капиталь ремонтланган.