Шәһәр Мэры Мәскәү районы ТКХ идарәче комапниясенә, макулатура һәм реклама кәгазьләре җыю өчен әрҗәләр урнаштыруы өчен, мактау сүзләре ирештерде.
(KZN.RU, 4-нче апрель). Бүген Казан мэры Илсур Метшин Мәскәү районында торак фондны капиталь ремонтлау барышын тикшерде һәм районда эре идарәче компания – Мәскәү районы торак-коммуналь хуҗалык идарәче компаниясе эшчәнлеге турында хисап тыңлады. Сәфәре барышында шәһәр башлыгы халык белән аралашты, алар аңа, нәтиҗәле оештырылган эш өчен, рәхмәт белдерде.
Казан мэрын шәһәр Башкарма комитеты җитәкчесе Денис Калинкин, торак-коммуналь хуҗалык мәсьәләләре буенча аның урынбасары Александр Лобов, Киров һәм Мәскәү районнары башлыгы Дамир Фәттахов, торак-коммуналь хуҗалык комитеты рәисе Искәндәр Гыйниятуллин, Мәскәү районы идарәче компаниясе директоры Айрат Галимов озата барды.
Илсур Метшин йортта яшәүчеләрдән башкарган эшләрнең сыйфатына канәгатьсезлек булуы белән кызыксынды. “Сыйфатка карата канәгатьсезлекләр бездә юк. Без ачыклаган барлык вак кимчелекләр бетерелә”, - дип ышандырдылар Казан мэрын йортта яшәүчеләр.
Шәһәр башлыгы ике фатирда булды, аларның хуҗалары капремонтны югары бәяләде.
Мэр, сабыр иткәннәре өчен, халыкка рәхмәт белдерде, ә сыйфатлы эш өчен, пордядчыга.
Соңыннан И.Метшин Мәскәү районы торак-коммуналь хуҗалык идарәче компаниясе эшчәнлеге турында хисап тыңлады. Ул 2006 нчы елның көзеннән бирле эшли һәм 574 күп фатирлы йортка хезмәт күрсәтә. Анда 101 мең кеше яши. Моннан тыш, компания карамагында – 390 ишегалды, дип хәбәр итте Айрат Галимов.
Аның сүзләренчә, идарәче компания эшләү дәверендә халыкка 8,36 млрд. сумлык хезмәт күрсәткән. Аның 60 проценты – коммуналь хезмәтләр. Шулай ук идарәче компаниянең җитәкчесе булган проблемаларга: халыкның бурычы артуына, торак фондны ремонтлап бетермәүгә, тузган торакларның булуына - тукталды.
Илсур Метшин билгеләп үткәнчә, шәһәр һәм республика хакимиятләре бу проблемаларның барлыгын аңлый һәм капиталь ремонт программасын финанслауда үз өлешен киметмәячәк.
Ул мэрга күптән түгел кертелгән яңалык турында сөйләде: өч йортның подъездына (Декабристлар, 187, Серов, 11, Коләхмәтов, 25, к.2) макулатура һәм реклама кәгазьләре җыю өчен, әрҗәләр урнаштырылган. 10-нчы февральдән алып, 31-нче мартка кадәр 288 кг макулатура чыгарылган. Беренчел инвестицияләр кайтарылгач, бу йортта уңайлыклар булдыру өчен, өстәмә акча чыганагы була ала. И.Метшин бу инициативаны югары бәяләде, аны башка урыннарда да куллану мөмкинлеген уйлап бетерергә кушты.
Моннан тыш, 9 йортта халыктан идарәче компаниянең эшен яхшырту буенча киңәшләр һәм тәкъдимнәр җыю әрҗәсе урнаштырылган. Февральдән алып, бу әрҗәләр аша 67 мөрәҗәгать килеп ирешкән. Шәһәр башлыгы фикеренчә, бу компаниянең халык белән гадел һәм ачык эшләргә теләвен раслый.