2014 ел ахырына кадәр картаны интернет аркылы тулыландыру мөмкинлеген бирә торган технология кертеләчәк.
(KZN.RU, 5-нче апрель). Шәһәр җәмәгать транспортыннан кулланучыларның 76%-ы йөрүләре өчен транспорт картасыннан куллана, бу исә Казанны Европа шәһәрләренә тиңләштерә, анда барлык йөрүләрнең 80-85%-ы акчасыз түләү формасы белән башкарыла, дип хәбәр итте бүген Мэриядәге аппарат киңәшмәсендә “Транспорт картасы” ААҖ директоры Рамил Якупов. Ай саен 10-12 млн. йөрү Казан җәмәгать транспорталарында транспорт карталары ярдәмендә гамәлгә ашырыла.
Транспорт картасы – Казан җәмәгать транспортында акчасыз түләү формаларының бердәнбер формасы түгел. 2013 елның июненнән әлеге максатларда кәрәзле телефонны да кулланып була. Шунысы бар, телефон NFC махсус технологиясенә ия булырга тиеш. Әлегә 1200 актив кулланучы гына бар, әмма якын киләчәктә кәрәзле элемтә операторлары аны үстерергә җыена, дип ышандырды Р.Якупов.
“Без транспорт картасын Казан территориясендә генә түгел, ә Татарстандагы барлык төр транспортларда куллануга таба барабыз”, - дип билгеләде Рамил Якупов. Хәзерге вакытта Казаннан кала әлеге карталарны тагы биш шәһәрдә – Яр Чаллы, Түбән Кама, Әлмәт һәм Яшел Үзәндә – актив кулланалар.
Моннан кала, узган елның җәеннән бирле шәһәр яны электричкаларында да транспорт картасын кулланып була, якын киләчәктә су транспортына да акчасыз түләү формасын кертү планлаштырыла. Бу исә пасажирларга хезмәт күрсәтә сыйфатын үстерергә булышачак һәм транспорттан кулланучыларның исәбен билгеләргә мөмкөнлек бирәчәк. Тиешле техник-икътисади нигезләү инде әзерләнгән һәм ТР Транспорт министрлыгына юлланган, дип хәбәр итте Р.Якупов. Моннан кала, ел ахырына кадәр транспорт картасын интернет аркылы тулыландыру мөмкинлеге мәсьәләсен дә чишеп бетерү күздә тотыла. Акчаны виртуаль счетка күчереп, теләсә кайсы агент терминалына картаны куеп, мәгълүматны картага яздырып та булачак.
“Транспорт картасын керткәндә күпме каршылыклар һәм хәвефләнүләр булды, - дип искә алды 2007 елда шәһәр пассажир трнаспортына кертелә башлаган чорны Казан Мэры Илсур Метшин. – Ул вакытта оптимистларга караганда, пессимистлар күбрәк иде. Без үзебезнең партнерларга “Ак Барс Банк” ААҖ-енә рәхмәтлебез, алар дөньякүләм таралган стандартларның Казан территориясендә эшли алачаклыгына һәм тиешлегенә ышандылар”.
Илсур Метшин билгеләп үткәнчә, Казан транспорт карталарын куллану ягыннан акрынлап Европа стандартларына якыная бара. “Мондый проектларны транспорт өлкәсендә генә түгел, башка тармакларга да активрак кертергә кирәк. Шәһәребез җәмәгать транспорты өлкәсендә күпчелек күрсәткечләр буенча Россия буенча лидер булып тора. Хәзер безгә Европа шәһәрләренә тиңләшергә кирәк”, - дип билгеләде Илсур Метшин.