Казанда Татарстан һәм аның башкаласындагы тарихи урыннарның сурәтләре төшкән сувенир транспорт карталары барлыкка киләчәк.
(KZN.RU, 5-нче апрель). Казанда туристик сезон башланганчы Татарстан һәм аның башкаласындагы тарихи урыннарның сурәтләре төшкән сувенир транспорт карталары сатуга чыгачак. Хәзерге вакытта Казан Кремле, Свияжск һәм Болгар, шулай ук Сөембикә манарасы һәм Петропавловск соборы төшкән панорамалы күренешләре булган 7 карта варианты әзерләнгән. Мондый карталарны инде апрель ахырында алып булачак, дип хәбәр итте “Транспорт картасы” ААҖ директоры Рамил Якупов.
Сувенир рәвешендәге транспорт карталарын чыгару поекты шәһәребез һәм республиканың тарихи урыннарын популярлаштыруга юнәлдерелгән. Р.Якупов сүзләренә караганда, электрон юл билеты белән 2-дән алып 5 тапкырга кадәр йөреп булачак һәм алар тарихи объект төшерелгән карта белән бер конвертта тапшырылачак, шулай ук метрополитен һәм җәмәгать транспорты схемасын үз эченә алачак. Транспорт картасының алгы ягында тарихи объектның рәсеме урнаштырылса, икенче ягында – әлеге объект турында мәгълүмат һәм аның QR-код булачак.
Татарстан башкаласы Мэры Илсур Метшин тарихи биналарны карталарга төшерү креатив идеясен югары бәяләде һәм карталарны нинди урыннарның сурәтләре бизәргә тиешлек буенча халык фикерен дә белешергә кушты. “Казандагы 10-15 иң яраткан урынны билгеләү конкурсы транспорт картасының да популярлыгын үстерәчәк. Мондый картаны казанлылар гына түгел, ә Татарстан башкаласына килгән туристлар да сувенир буларак бик теләп алачаклар”, - дип белдерде И.Метшин.