Әлеге вазыйфаны моңа кадәр ТР Прокуратурасында хезмәт иткән Наил Галеев башкарачак.
(KZN.RU, 5-нче апрель). Ришвәтчелеккә каршы көрәш мәсьәләре буенча Мэрга яңа ярдәмче билгеләнде. Әлеге вазыйфаны моңа кадәр Татарстан Республикасы Прокуратурасының прокурорларның гражданлык һәм арбитраж процессларда катнашуын тәэмин итү буенча бүлек прокуроры булып эшләгән 27 яшьлек Наил Галеев башкарачак.
“Наил Галеевның, яшь булуына карамастан, хезмәт дәфтәре шактый зур. Ул төрле өлкәләрдә эшләгән. Алдагы хезмәтендә ул Вахитов районы прокурорының ярдәмчесе булган. ТР прокуроры Илдус Нәфыйковка шундый яхшы кадрлары белән бүлешкәне өчен рәхмәт белдерәсе килә. Наил Галеев Бөгелмә Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары булып эшләгән, карьерасының башында “Таттелеком” ААҖ-ндә белгеч булып хезмәт итә. Ягъни аның хуҗалык эшендә дә, мунициаль хезмәттә дә тәҗрибәсе җитәрлек. Бер сүз белән әйткәндә, әлеге җаваплы юнәлешне җитәкләр өчен, аның барысы да бар. Эш җиңелләрдән түгел, әмма җәмгыять һәм налог түләүчеләр алдындагы җаваплылыкны тоеп эшләсә, барысы да яхшы булачак. Безне юридик факультетта өйрәткәнчә, чиста кул, кайнар йөрәк һәм салкын баш булырга тиеш”, - дип ассызыклап үтте Татарстан башкаласы Мэры Илсур Метшин әлеге билгеләнешне.
Белешмә:
Галеев Наил Ринат улы 1987 елның 21-нче гыйнварында Казанда туган. 2009 елда – “икътисад” белгечлеге буенча Казан дәүләт финанс-икътисад институтын, 2012 елда Казан (Идел буе) федераль университетын “хокук белгече” белгечлеге буенча тәмамлый. 2012 елның 27-нче декабрендә аңа 3-нче класслы юрист дәрәҗәсе бирелә. Инглиз телен белә.
Моңарчы башкарган эшләре:
02.2005 - 05.2005 – “Казан шәһәре телефон челтәре” АҖ килешүләр төзү бүлеге инженеры
10.2005 - 04.2006 – ТР Социаль яклау министрлыгының җыелма планлаштыру һәм тармак чыгымнарын финанслау бүлеге белгече
09.2007 - 02.2008 – электр элемтәсе инженеры, “Таттелеком” ААҖ сату һәм хезмәт күрсәтү офисы белгече
08.2009 - 06.2010 – ТР Финанс министрлыгының Казначылык департаменты оператив контроленең I разрядлы белгече
07.2010 - 05.2012 – икътисад бүлеге башлыгы, ТР Бөгелмә муниципаль районының Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары
05.2012 - 09.2013 – Казан Вахитов районының прокурор ярдәмчесе
09.2013 - 04.04.2014 – Татарстан Республикасы Прокуратурасының прокурорларның гражданлык һәм арбитраж процессларда катнашуын тәэмин итү буенча бүлек прокуроры