Конкурста һәркем дә катнаша ала, хезмәткәрнең дәрәҗәсе, яшь үзенчәлеге һәм эш стажы мөһим түгел.
(KZN.RU, 5-нче апрель). Бүген шәһәр Башкарма комитетының аппарат киңәшмәсендә башкала Мэры Илсур Метшин муниципаль хезмәткәрләре арасында һөнәри осталык буенча конкурс игълан итте. Шәһәр җитәкчесе сүзләренә караганда, конкурс муниципалитетның иң яхшы вәкилләре турында халыкка җиткерүдә яхшы мөмкинлек булып тора һәм шәһәр түрәләренең имиджын ныгытачак. Конкурсның нәтиҗәләре 21-нче апрельдә Җирле үзидарә көнендә билгеле булачак.
Бәйрәмне булдыру Указы – Җирле үзидарә көне – Россия Президенты Владимир Путин тарафыннан 2012 елның 10-нчы июенндә имзаланды. Әлеге документта хәбәр ителгәнчә, яңа дата календарьга “Җирле үзидарә институты роле һәм әһәмиятлелеген ныгыту, демократия һәм гражданлык җәмгыятен үстерү максатыннан” кертелгән. Дәүләт, төбәк һәм муниципалитет хакимияте органнарына бәйрәм чараларын 21-нче апрельдә үткәрү тәкъдим ителә.
Илсур Метшин әлеге һөнәри бәйрәм киң масштабта уздырылмаса да, халык киләчәге өчен ил буенча үз эшләренең осталары булган “зур армия” хезмәт иткәнлеген билгеләп үтте. “Муниципаль хезмәткәрләр зур тәҗрибәгә ия, үз эшләрен җиренә җиткереп башкаралар, иҗтимагый эшчәнлек алып баралар, әмма, кызганычка, түрә образы җәмәгатьчелек күзаллавында әлегә идеалдан ерак тора. Шуңа бәйле рәвештә муниципаль хезмәткәрләре арасында конкурс үткәрергә кирәк дип таптым. Үз тәҗрибәңне күрсәтүдә, муниципаль эштә яңа идеяләрне тәкъдим итүдә һәм халыкка муниципаль органнарның иң яхшы вәкилләре турында җиткерү өчен яхшы мөмкинлек булып тора бу”, - дип ассызыклады Мэр.
Башкарма комитетта 1,5 меңнән артык муниципаль хезмәткәр эшли. Конкурста һәркем дә катнаша ала, хезмәткәрнең дәрәҗәсе, яшь үзенчәлеге һәм эш стажы мөһим түгел. “Барыгызны да конкурста катнашырга чакырам, аның нәтиҗәләрен без Җирле үзидарә көнендә чыгарачакбыз”, - дип ассызыклады И.Метшин.