Казанда транспорт ситуациясен яхшырту буенча күрелгән чаралар җәмәгать транспорты рейсларының даими йөрешен үстерергә булышты.
(KZN.RU, 3-нче апрель). Казанда транспорт ситуациясен яхшырту буенча күрелгән чаралар җәмәгать транспорты рейсларының даими йөрешен үстерергә булышты. Узган елда әлеге күрсәткеч рейсларның гомум саныннан 77%-ны тәшкил иткән, аңа кадәрге елда – 57%-ны. Бу хакта бүген транспорт ситуациясен җайга салу буенча оештырылган штаб утырышында Транспорт комитеты рәисе Айдар Габделхаков җиткерде.
Киңәшмә Башкарма комитет бинасында Казан Мэры Илсур Метшин җитәкчелегендә үтте.
Айдар Габделхаков сүзләренә караганда, әгәр дә рейсның графиктан калышуы 5 минуттан артмый икән, ул даими булып санала. Әлеге категориягә рейсларның 77%-ы туры килә. Тагы 10% рейс, спутник навигациясе системасы ярдәме белән җыелган статистика мәгълүматларына караганда, 5 һәм 10 минутка соңа калып башкарылган һәм 13%-лабы – 10 һәм аннан да күбрәккә соңга калган.
“Тоткарлыкларның төп сәбәбе – бөке ситуацияләре, юл шартлары, шулай ук юл-транспорт һәлакәтләре, - дип җиткерде Габделхаков. – Без үзебездәге күрсәткечләрне башка шәһәрләр белән чагыштырырга тырышып карадык, әмма Россиянең бер генә шәһәрендә дә, Казаннан кала, шәһәрнең барлык җәмәгать транспортын колачлап ала торган рейсларны исәпкә алу системасы юк”.
Казан Мэры Илсур Метшин билгеләп үткәнчә, элек, шәһәр озын бөкеләрдә утырганда, автобус йөртүчеләрдән хәрәкәт даимилеген саклауны сорау кыен иде. Әмма хәзер әлеге күрскәткеч, Совет чорындагы кебек, транспорт предприятиеләре эшенә бәя бирүдә иң мөһимнәреннән санала.
“Транспорт предприятиеләре җитәкчеләренә премияләрне без күчмә состав тулаем линиягә чыккан һәм хәрәкәт даимилеге сакланган очракта гына бирү карарына килдек. Әлеге тәҗрибәне алар үзләренең коллективларына да кертә”, - дип игълан итте Илсур Метшин.
Айдар Габделхаков җәмәгать транспортының кичке һәм төнге вакытта эшләвенә аерым тукталып үтте. “Күпчелек мөрәҗәгатьләрне исәпкә алып, агымдагы елның 15-нче февраленнән алып Казан метрополитены эшен 00.00 сәгатькә кадәр озынайту карарына килдек. Моннан кала, 23.30-га кадәр 5-нче номерлы трамвай маршрутының һәм өч троллейбусның (№№1, 3 һәм 8) эш сәгатьләре озынайтылды. Алар барысы бергә шәһәрнең зур территориясен колачлап торалар”, - диде Айдар Габделхаков.
Аның сүзләренә караганда, башкарылган әлеге чаралар халыктан килгән шикаятьләр санын киметергә булышкан. Пассажирлар агымының күләмен тикшерә торган анализ мәгълүматларына караганда, көн саен метроның соңгы эш сәгатендә 350-гә якын кеше йөри, ягъни үзенең гомум пассажирлар агымының ярымпроценты дигән сүз.
“5-нче номерлы маршрутның 10 трамвае эшләренең соңгы ярты сәгатендә уртача алганда - 35 пассажирга, 15 троллейбус 58 кешегә хезмәт күрсәтә. Электротранспортның финанс югалтулары соңгы айда, ягъни 15-нче февральдән 14-нче мартка кадәр, эш сәгатен бер сәгатькә арттыру аркасында 400 мең сумга тиң булды”, - дип билгеләде Айдар Габделхаков.
Автобусларга килгәндә, барлык маршрутлар һәм күчмә состав 20:00-гә кадәр эшли. 20:00-дән алып 22:00-гә кадәр аларның саны гел кимү ягына бара, хәрәкәт интервалы да арта. Соңыннан 23:00-гә кадәр 36 иң популяр маршрутларга 106 автобус чыга.
“Электротранспортның эшен озынайту тәкъдиме “Метроэлектротранс” МУП җитәкчелегеннән килде. Әлеге социаль җаваплы адым өчен аларга мактау сүзләре җиткерәсе килә. Моңа кадәр төнлә җәмәгать транспорты тулы килеш йөрер дип беркем дә башына да китермәде бит. Җылылар башлану белән пассажирлар саны да артыр, дип ышанабыз, әмма моның өчен халыкка алдан ук җәмәгать транспорты эшенең озынайтылуы турында хәбәр итәргә кирәк. Шәһәрлеләрдән “Инде 21.00 сәгатьтә китәргә мөмкин түгел”, дигән сүзләрне ишетмибез, әмма тиешле урынга авырлык белән барып җитүгә кагылышлы зарлар җитәрлек әле”, - дип җиткерде статистиканы Илсур Метшин.
Моннан кала, Казан Мэры халыкка Казаннан читтәге бистәләргә йөртүче автобусларга аерым игътибар юнәлтергә кушты. Ни генә дисәң дә аларда, пассажирлар алдан ук планлаштыра алсыннар өчен, автобусларның хәрәкәт итү арасы бик зур.
“Әле дә хәтерлим, мин студент булганда, Петровский бистәсе ягына соңгы автобус филармониядән 17.40-та китә иде. Әгәр син аңа өлгермәсәң, Борисково бистәсенә кадәр тролллейбуста барырга һәм аннан 1 сәгать тә 10 минутлап җәяү атларга туры килә иде. Шуңа да бистәдә яшәүчеләр автбусларның хәрәкәт итү җәдвәлен һәм соңгысының кайчан һәм кайдан китәчәген дә яхшы белергә тиешләр”, - дип билгеләп үтте Илсур Метшин.