Илсур Метшинның медиаиндексы федераль һәм республика ММЧ анализы нәтиҗәләре буенча 2112,11 пунктны тәшкил итә.
(KZN.RU, 2-нче апрель). “Медиалогия” мәгълүмати-аналитик системасы Идел буе федераль округы башкалалары җитәкчеләренең 2014 елның март ае өчен чираттагы рейтингын әзерләгән.
Ай нәтиҗәләре күрсәткәнчә, Казан Мэры Илсур Метшин медиарейтингта беренчелекне саклап кала алган. Илсур Метшинның медиаиндексы федераль һәм республика ММЧ анализы нәтиҗәләре буенча 2112,11 пунктны тәшкил иткән.
Рейтинг ТВ, радио, газета, журнал, мәгълүмати агентлык, интернет-ММЧ арасында иң абруйлы 13000 чыганакны үз эченә алган “Медиалогия” системасының ММЧ базасы нәтиҗәләре нигезендә төзелә. Аңа Идел буе федераль округы субъектлары башкалаларының администрация башлыклары һәм башкалалар җитәкчеләре кергән.
Март ае рейтингының икенче урынында – Түбән Новгород Мэры Олег Сорокин (1456,95 пункт), өченчедә - Самара шәһәре башлыгы Дмитрий Азаров (906,05).
Шуны да искәртеп узарга кирәк, Илсур Метшин инде берничә ай рәттән “Медиалогия” рейтингларында беренчелекне саклап килә.