Шәһәр Мэры музыкаль хаос буенча карарлар кабул итәргә һәм төп игътибарны мәгълүмат такталарына бирергә кушты.
(KZN.RU, 1-нче апрель). Бүген, Казанда санитар чисталыкның икеайлыгы старт алган вакытта, Татарстан башкаласы Мэры Илсур Метшин төп җәяүле Бауман урамында булып кайтты. Мэр Бауман урамында урнашкан объектларның гомум торышын, аның төзекләндерелешен карап чыкты, шулай ук Бауман урамы, 45 адресы буенча урнашкан Гагаев йортының реставрация эшләре барышы белән танышты.
Шәһәр җитәкчесен Башкарма комитет җитәкчесе Денис Калинкин, аның урынбасарлары Иван Кузнецов һәм Игорь Куляжев, Административ-техник инспекция идарәсе башлыгы Әлфир Шәмсетдинов, Вахитов һәм Идел буе районнары башлыгы Андрей Лобов озата йөрделәр.
Җирле әһәмияткә ия булган тарих һәм мәдәният һәйкәле – Гагаев бинасының (XIX гасырның икенче яртысы бинасы) ремонт-реставрация эшләрен җәй башына бетерү планлаштырыла. Мэрга “ЭкспертПроектСтрой” ҖЧҖ проектлар ширкәтенең директоры Игорь Матвеев хәбәр иткәнчә, мәдәни мирас объектында реставрация эшләрен алып баручы төзүчеләр йорт декорының асыл детальләрен сакларга тырышачаклар. “Бинага 150 ел. Эксплуатация вакытында күп әйберләр үзгәргән, ватылган урыннары да күп, кызганычка, тарихи калку бизәкләр һәм декор сакланмаган, әмма без аларны торгызырга тырышачакбыз. Нигезне ныгыту эшләрен башкардык”, - дип җиткерде И.Матвеев.
Илсур Метшин бинаның функциональ билгеләнеше белән кызыксынды. “Беренче катта сәүдә объектлары урнаштырылачак, икенчедә - офислар”, - дип җиткерде проект әзерләүче.
“Реставрация эшләрен сузарга ярамый, чөнки тиздән туристик сезон башлана. Сез нәкъ менә “Шаляпин” кунакханәсе каршында торасыз, бу – халыкның иң күп йөргән урыны. Төп җәяүле урам тиешле хәлдә, башкала статусына туры килерлек булуын теләр идем”, - дип җиткерде И.Метшин.
Мэр реклама конструкцияләре һәм мәгълүмат такталарын урнаштыруга әһәмиятле игътибар юнәлтергә кушты. Илсур Метшин реклама тарихи биналарның фасадын каплап торырга тиеш түгел, дип ассызыклап үтте. “Бауман һәм Петербург җәяүле урамнарында төзекләндерү кагыйдәләре бигрәк тә катгый үтәлергә тиеш. Эш көн саен йөреп тикшерә торган инспекторларда да түгел, шәһәрнең үзәк өлешендә реклама хаосы булмаска кирәклекне биналарның милекчеләренә җиткерергә кирәк”, - дип ассызыклады шәһәр башлыгы һәм Иван Кузнецовка әлеге мәсьәләдә тәртип урнаштырырга кушты.
Мэр кибет, кафе һәм сувенир лавкаларына кергәндә яңгырый торган каты музыканы да билгеләп үтте. Илсур Метшин моңа юл куймаска кушты. “Әлеге мәсьәләне төзекләндерү кагыйдәләренә кертергә кушты. Эчтә бина тематикасына яраклаштырылган теләсә нинди музыка уйнарга мөмкин. Италия кафесында Италия музыкасы яңгырасын, татарныкында – татарча. Әмма ишек төбендә үк бөтенесе дә төрле пландагы музыканы кабыза башласа – колак, кеше өстеннән көчләү була”, - дип белдерде Мэр һәм әлеге мәсьәлә өстендә эшләргә кушты.
Игорь Куляжев Бауман һәм Петербург урамнарын тотар өчен тарифның 4,1 млн.сумга артканын җиткерде һәм әлеге мәсьәләне чишүдә ярдәм иткәне өчен Мэрга рәхмәтен белдерде.
Шәһәр җитәкчесе сүзләренә караганда, финанс мәсьәләсен чишү белән үзәктәге җәяүле урамнарда чисталык һәм тәртип тәэмин ителергә тиеш. “Җәяүле урамнарны тотар өчен чыгымнарны арттыруны сораган идегез, без финанс мәсьәләсен чиштек. Хәзер биредә 24 сәгать буена идеаль чисталык булырга тиеш. Бауман һәм Петербург урамнары – төп туристик урамнар, Татарстан башкаласына килгән туристлар шәһәр белән танышуны нәкъ менә әлеге урамнардан башлыйлар. Шуңа да биредә тәртип бөтен җирдә дә булырга тиеш: реклама такталарында, кече формаларда, яктыртылышта һәм хокук тәртибендә”, - дип җиткерде И.Метшин.