Казан Мэры коммерцияле оешмаларда кар түгү һәм чүпне чыгаруга килешүләр булуын системалы рәвештә тикшереп торырга кушты.
(KZN.RU, 31-нче март). Узган кышын Казанда Административ-техник инспекция идарәсе хезмәткәрләре 10 мең бина һәм территорияне тикшергән. Рейдлар нәтиҗәләре буенча 2792 төзекләндерү кагыйдәләрен үтәмәү очрагы теркәлгән, шулардан 635-е объектларны кышын карап тотуга карый. Бу узган сезон белән чагыштырганда өчтән бер өлешкә әзрәк, шул вакытта 8 меңләп объект тикшерелгән һәм кышын карап тоту буенча 832 тәртип бозу очрагы ачыкланган. Мондый уңай нәтиҗәгә алга таба да дәвам итәргә кирәкле актив профилактика эше ирешергә ярдәм иткән. Бу хакта бүген “эшлекле дүшәмбе” киңәшмәсендә Административ-техник инспекция идарәсе башлыгы Әлфир Шәмсетдинов хәбәр итте.
Аның сүзләренә караганда, кышка әзерләнгән вакытта ведомство хезмәткәрләре район администрацияләре белән берлектә бина һәм территорияләр хуҗаларының карны җыю, чыгарып түгү һәм үтилләштерүгә килешүләр төзү предметына тикшерүләр үткәргән. Аңлату эшенең, шулай ук административ тәэсир итү чаралар кабул итүнең нәтиҗәсе булып карны җыю һәм чыгаруга 1700 даими килешү төзү булган.
“Казанның Төзекләндерү кагыйдәләре нигезендә физик һәм юридик затлар аларның карамагындагы булган җир кишәрлеге һәм якындагы территориядән, шулай ук биналардан һәм корылмалардан мөстәкыйль рәвештә яисә үз акчалары хисабына махсуслаштырылган оешма җәлеп итеп карны чистартып торырга тиеш”, - дип искә төшерде доклад җиткерүче.
Аның сүзләренә караганда, коммерция оешмалары өлешенә 73% тәртип бозу туры килә. Аеруча төзәлмәс тәртип бозучылар арасында – “Эдельвейс” СК” ЯАҖ, “Ак Барс Торг” ҖЧҖ, “Тандер” ЯАҖ (“Эдельвейс”, “Пятерочка” һәм “Магнит” азык-төлек челтәрләре), “Электроприборы” Казан заводы ААҖ, Газпром Трансгаз һәм башкалар. Бюджет оешмалары мөнәсәбәтендә объектларны кышын канәгатьләндерерлек хәлдә карап тотмау өчен барлыгы 12 беркетмә төзелгән.
“Бу һич тә кечкенә компанияләр түгел. Челтәр зур булган вакытта, беренчел хуҗа барлык филиалларны карап тикшереп өлгерә алмый, күрәсең. Фотофиксация булдырып, һәр челтәрнең җитәкчесенә хат язарга тәкъдим итәм. Аларның эшен ахырына җиткерми торган җаваплы затлары бар. Әгәр мондый мөрәҗәгатьләрдән соң да һичнинди реакция булмаса, алга таба Казан шәһәре Думасы һәм республика парламенты тарафыннан кабул ителгән норматив документлар нигезендә эш итәргә туры киләчәк”, - дип билдерде Илсур Метшин. Кыш барышында урам-юл челтәрен карап тоту мәсьәләсендә 14 подрядчы оешмага шелтә белдерелде, алар һәрвакытта да урамнарны җыештыру өчен билгеләнгән вакытка сыеша алмады, дип хәбәр итте Ә.Шәмсетдинов. Алар мөнәсәбәтендә 27 беркетмә төзелгән. Иң еш шелтәләр белдерелгән оешмалар – “Дорсервис” ҖЧҖ, “Шәһәр күперләре” МУП, “Төзекләндерү - Азино” ҖЧҖ, “Астрос” ҖЧҖ, “Комфорт СВ” ҖЧҖ, “Дрим” ҖЧҖ.
Аерым игътибар торак оешмалары эше сыйфатына белдерелде. Әлфир Шәмсетдинов “Уютный дом” ИК, “Мечта” ТМШ, “Берег” ТМШ, “Чуйкова 63А” ТМШ, “Наш дом” ТМШ (Авиатөзелеш һәм Яңа Савин районнары), “Грейт строй” ҖЧҖ (Идел буе һәм Вахитов районнары), “Кордон” ТМШ, “Елена” ТМШ, “Дом на Тверской” ТМШ, “Наука” ТМШ, “Оникс” ТМШ, “Оникс-2” ТМШ, “Темп - 50” ТТК (Киров һәм Мәскәү районнары) торак оешмаларын билгеләде.
Әмма 62 төрле идарәче компания, ТМШ, ТТК территориясендә объектларны кышын карап тоту буенча тәртип бозу очраклары теркәлгән, шуңа бәйле рәвештә 138 административ материал төзелгән, дип хәбәр итте АТИИ башлыгы. Аерым алганда, үз вазифалары белән “Наш дом” ИК (Совет районында 5 йортка хезмәт күрсәтә) һәм “Слобода” ИК начар үтәгән.
АТИИ башлыгы капиталь ремонт һәм Универсиадага әзерлек кысаларында ремонтланган түбәләрдә боз катламы барлыкка килмәстән үткәрелгән профилактик чараларның гаять зур нәтиҗә биргәненә игътибар итте. Барлыгы 884 объектта эш башкарылган. Нәтиҗәдә түбәләрдәге кар көртләре һәм боз сөңгеләре барлыгы 21 объектта ачыкланган. Түбәләрне кардан чистартуга килгәндә, вакытында башкарылмаган эш өчен 110 беркетмә төзелгән.
Илсур Метшин химик реагент ярдәмендә боз сөңгеләре барлыкка килүне кисәткән “Лед-тай” системасын алга таба кертүнең кирәклеген билгеләде. Шул ук вакытта Казан Мэры система дөрес итеп урнаштырылырга һәм кулланылырга тиешлегенә игътибар итте. Моның өчен торак оешмалар белән өстәмә инструктаж үткәрү планлаштырыла.
Кышның тагын бер проблемасы булып рөхсәтсез кар өемнәренең барлыкка килүе тора, дип хәбәр итте Әлфир Шәмсетдинов. Быел аларның саны 4-әү булган. АТИИ хезмәткәрләре тарафыннан әлеге хокук бозуны эшләгән йөк транспорт йөртүчеләре мөнәсәбәтендә материаллар төзелгән.
“АС - фонд строительный” күчемсез милек инвестицион фонды территориясендә барлыкка килгән бер өем безнең тәэсир нәтиҗәсендә бетерелде. Рөхсәтсез кар түгү нәтиҗәсендә Миллениум күпере астында ел саен кар өеме барлыкка килгән. Безнең тәэсир нәтиҗәсендә “Казан” ПСО әлеге урынга килү юлын чикләгән киртә куйды, шуңа бәйле рәвештә рөхсәтсез кар түгүне, кар өеменең җыелуын да кисәтә алдык”, - дип белдерде Әлфир Шәмсетдинов.
“Тулаем алганда быел тикшерүләр азрак үткәрелгән, ә объектларны кышын карап тоту өлешендә тәртип бозулар өчтән бер өлешкә әзрәк. Бу үрнәккә алырлык. Кар түгүгә төзелгән 1700 килешү – “кул бору” нәтиҗәсе түгел, бу – милекчеләргә закон тарафыннан каралган аңлату эшләре нәтиҗәсе. Үткәрелгән тикшерүләр хакында билгеләр түгел, зур профилактик эш кирәк. Һәм аның системалы рәвештә алып барылуы – карны гына түгү өлешендә түгел, калдыкларны түгү өлешендә дә”, - дип нәтиҗә ясады Мэр.