Бу урынга ул март аенда оешкан ТР Туризм буенча комитетына хезмәткә киткән Иван Кадошников урынына килде.
(KZN.RU, 31-нче март). Тышкы элемтәләр һәм туризм комитетының яңа рәисе итеп ТР Рестораторлар һәм отельерлар ассоциациясенең вице-президенты Евгения Лодвигова билгеләнде. Бу урынга ул март аенда оешкан ТР Туризм буенча комитетына хезмәткә киткән Иван Кадошников урынына килде.
“Евгенья Анатольевнаның билгеләнүенә зур өметләр баглыйм. Универсиада мирасының төп өлешләреннән булып туризм өлкәсе үсеше булачак, дидек. Соңгы елларда елына миллион турист билгесен кичтек, югыйсә 2006-нчы елда 460 меңнән башлаган идек. Ел саен без 15-18% туристка артабыз, шул ук вакытта Россия буенча бу күрсәткеч уртача 3-5% тәшкил итә”, - дип билгеләде Казан Мэры Илсур Метшин.
“Безнең командабыз өчен мондый профессионалларның килүе зур казаныш булып тора. Евгения Лодвигова “Мираж”, “Гранд-Отель”, “Шаляпин” кебек кунакханәләрдә бизнес үстергән. Универсиадага әзерлек кысаларында без иң креатив һәм иң катлаулы төркем – волонтерларны урнаштыру мәсьәләсен бергәләп хәл иттек. Казанда туризм өлкәсен үстерүгә аның үз карашы бар”, - диде Татарстан башкаласы Мэры.
Шулай ук Илсур Метшин Евгения Лодвигованы чакырган вакытта аның эшкә булган мөнәсәбәте нигез факторларның берсе булганын билгеләде. “Аның интервьюларының берсендә “Әгәр кешеләрне яратмыйсыз икән, туризм һәм кунакханә бизнесында сезгә урын юк” дигән сүзләр бар. Муниципаль хезмәт турында да шундый ук сүзләр әйтеп була. Безнең хезмәттә үзеңне безгә мөрәҗәгать итүчеләр урынына куеп карау иң мөһиме. Минем уйлавымча, Евгения Лодвигованың зур теләккә тапкырлаган белеме, тәҗрибәсе һәм профессионализмы шәһәрне үстерүдә иң мөһим юнәлешләрнең берсе – туризм өлкәсендә үсәргә мөмкинлек бирәчәк”, - дип белдерде шәһәр башлыгы.
Шулай ук Казан Мэры Тышкы элемтәләр һәм туризм комитетының элеккеге рәисе Иван Кадошниковка күпьеллык хезмәте өчен рәхмәтен белдерде. “Аның җитәкчелегендә Универсиаданы әзерләү һәм үткәрү вакытында зур эш башкарылды. Безнең кадрларга элеккечә республика дәрәҗәсендә ихтыяҗ бар. Иван Кадошников ТР Туризм буенча Дәүләт комитетына эшкә чакырылды”, – диде Казан Мэры.
Шуннан соң ул Иван Кадошниковка Татарстан башкаласы файдасына башкарган нәтиҗәле хезмәте өчен Мактау грамотасын тапшырды.
“Казан шәһәренең Башкарма комитетында 13 ел хезмәт иттем мин. Соңгы елларда Универсиадага әзерлек вакытында эшләү бәхетенә ирештем. Татарстан һәм Казан файдасына кирәк булачак зур тәҗрибәгә һәм белемгә ия булдым. Хушлашмыйм, “очрашуларга кадәр” диям”, - диде җавап итеп Иван Кадошников.
Белешмә
Лодвигова Евгения Анатольевна 1977 елның 20 августы көнне Казан шәһәрендә туа.
Белеме – югары. 2000 елда Казан педагогика институтын тәмамлый, инглиз теле укытучысы. 2006 елда – “юрист” белеме буенча Казан юридик институтын тәмамлый.
Эш урыннары:
03.11.1997 - 28.07.2000 – “Татхимтранс” ҖЧҖ референт-тәрҗемәче.
01.08.2000 - 03.02.2003 – “Стройопторг” ҖЧҖ референт-сәркатип, директорның реклама мәсьәләләре буенча ярдәмчесе, юрисконсультант, өлкән юрисконсультант.
03.02.2003 - 15.08.2003 – “Асторг” ҖЧҖ юрисконсульт, директорның кадрлар һәм реклама буенча урынбасары.
18.08.2003 - 15.04.2005 – “Мираж” кунакханәсе “Нира-Экспорт” ҖЧҖ җәмәгатьчелек белән элемтә буенча менеджер, сату буенча менеджер.
01.06.2005 - 30.06.2011 – “Совет” ЯАҖ номерлы фонд башлыгы, кабул итү һәм урнаштыру бүлеге башлыгы, башкарма директор, генераль директор.
01.07.2011 - 28.03.2014 – “Казан Отель групп” ҖЧҖ администрациясенең коммерция директоры.
31.03.2014 башлап – Тышкы элемтәләр һәм туризм комитеты рәисе.