Ремонт эшләре планы шәһәрлеләр фикерен исәпкә алып үзгәртеләчәк
(KZN.RU, 31-нче март). Бүгенге “эшлекле дүшәмбе”дә Казан Мэры Илсур Метшин, шәһәрлеләрдән “Халык контроле” һәм Мэриянең Интернет аша кабул итү бүлегенә килгән мөрәҗәгатьләрне исәпкә алып, юл эшләре планына үзгәрешләр кертергә кушты. Һава торышы шартлары уңайлану белән үк эшкә тотыну планлаштырыла.
Бу сезонда барлыгы, Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары – Тышкы төзекләндерү комитеты рәисе Игорь Куляжев сүзләренә караганда, 800 мең кв. метрдан да ким булмаган юл катламын ремонтлау планлаштырыла. Бу максатларга 1,1 млрд. сум бүлеп бирелгән. Шул исәптән ишегалды территорияләренә һәм квартал эчендәге керү өлешләренә капиталь ремонт өчен – 500 млн. сум, чокыр ремонты һәм асфальт-бетон катламының тузган катын торгызуга – 300 млн. сум. Тагы 200 млн. сум – бистәләрдәге урам-юл челтәрен норматив хәлгә китерү өчен һәм 67 млн. сум. – бистәләрдәге юлларга капиталь ремонт ясау өчен.
Кышкы сезон тәмамлану белән шәһәрнең барлык районнарында да агымдагы юл торышын тикшерү буенча комиссия эше оештырылды. Аларның эшен агымдагы нәтиҗәләр турында район башлыклары хәбәр итте. Шулай итеп, тикшерү нәтиҗәләре күрсәткәнчә, Авиатөзелеш һәм Яңа Савин районнарында 13 юл капиталь ремонтка мохтаҗ. Ак.Павлов һәм Айдаров урамнарына аеруча зур игътибар юнәлтергә кирәк, чөнки биредәге яшәүчеләрдән иң күп мөрәҗәгать килә.
Киров һәм Мәскәү районнарында беренче чиратта капиталь ремонт үткәрүне таләп итә торган 13 юл ачыкланган. Идел буе һәм Вахитов районнарында 23 урамга реконструкция ясарга кирәк, 11 урамда асфальт һәм бетон катламына капиталь ремонт ясау зарур, ә 42 урамда агымдагы ремонтны үткәрергә кирәк.
Совет районында юлларга капиталь ремонт үткәрү буенча масштаблы эшләр узган елда булды, хәзер подрядчы оешмалар гарантия йөкләмәләре кысаларында җитешсезлекләрне бетерү өстендә эшлиләр. Шул ук вакытта Гадел Кутуй, Каштан, Солидарность, Космонавтлар, Аграр һәм тагы берничә урамда ремонт мәсьәләсе кискен тора.
“Агымдагы елда 220-дән артык ишегалдын һәм гомуми мәйданы 250 мең кв.метр булган 25 квартал эчендәге йөрү юлларын төзекләндерү планлаштырыла. Асфальт һәм бетон катламының нык тузгыган булуы, яшәүчеләрнең саны һәм үткәрелгән капиталь ремонт - объектларны сайлауда төп критерий булды”, - дип хәбәр итте Игорь Куляжев.
“Чокыр ремонты кысаларында гомуми мәйданы 250 мең кв. метр булган юлны норматив торышка китерү планлаштырыла. Әлеге юллар исемлегенә максималь дәрәҗәдә тузган һәм көчле хәрәкәт булган юллар кергән”, - диде Игорь Куляжев.
Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары җиткергәнчә, шәһәргә керә торган бистәләрдә бүлеп бирелгән финанслау кысаларында гомуми мәйданы 250 мең кв.метр булган юлны вак таш белән каплау планлаштырыла.
Шулай ук агымдагы елда гомуми мәйданы 30 мең квадрат метрны тәшкил иткән 16 бистә юлларына да капиталь ремонт ясалачак. “Чокырларны ямау ремонтын башкару өчен, 50 млн. сум бүленгән, аның кысаларында 47 мең кв.метр юлны ремонтлау планлаштырыла. Эшкә апрель аенда тотынырга кирәк. Тулаем алганда, юл эшләренә май аенда, һава торышы уңайлы вакытта тотынабыз”, - дип җиткерде Игорь Куляжев.
Илсур Метшин эш планын төзегәндә, беренче чиратта автомобильчеләр фикерен исәпкә алырга кушты.
“Сүз дә юк, без барлык юлларны да идеаль торышка җиткерәсе килә, әмма мондый күләмдәге эш зур акчалар таләп итә. Шуңа да халык белән бергәләп эшләүгә басым ясыйсым килә. Урамнар буенча якынча эш планнары эшләнелгән, шулай да битараф булмаган казанлыларга, автомобильчеләргә әйтер идем: сезгә тагы бер атна вакыт бирәбез, “Халык контроле” һәм Интернет аша кабул итү бүлегенә проблемалы юлларның фотоларын җибәрсәгез, актив шалтыратсагыз иде. Сүз дә юк, без һәрбер район, һәрбер юл буенча ситуацияне беләбез, әмма халыкның фикере белән бергә, шәһәрлеләрнең теләкләрен исәпкә алып, без эш планын төгәл итеп төзи алыр идек. Ничек кенә булмасын, барысын да эшләп бетереп булмаячак, әмма иң кискен проблемаларны белү – безнең өчен иң кыйммәтле статистика”, - дип җиткерде Казан Мэры.
Шәһәр җитәкчесе билгеләп үткәнчә, кайбер участоклар ремонтына, мөгаен, өстәмә финанслау булдырып булыр. Халыкның агымдагы елда тормышка ашырылмаячак теләкләре исә 2015 елгы эшләр исемлегенә керәчәк.
“Эшне озакка сузмыйча, һава торышы уңайлану белән үк башлап җибәрергә кирәк. Акчаны юкка сарыф итәргә кирәкми. Барлык автомобильчеләргә шуны әйтәсе килә: юлларның торышы мәсьәләсе – әлеге этапта Башкарма комитет эшчәнлегендә иң әһәмиятлеләреннән. Шартлар барлыкка килү белән, җиңнәрне сызганып ремонтлаячакбыз, ә хәзер исә эш планын булдыруга һәрбер кешенең дә үз өлешен кертергә мөмкинлеге бар”, - дип җиткерде Илсур Метшин.