Казан Мэры Илсур Метшин күпбалалы гаиләләр өчен җир кишәрлекләрен ызанлауны ашыктырырга кушты.
(KZN.RU, 31-нче март). Бүгенге “эшлекле дүшәмбе” киңәшмәсендә Казан Мэры Илсур Метшин күпбалалы гаиләләр өчен җир кишәрлекләрен ызанлауны ашыктырырга кушты. Бүгенге көндә бушлай җир кишәрлекләре алырга хокуклары булган күпбалалы гражданнар исемлегендә 5294 гаилә бар, шуларның 2183-е үз кишәрлекләрен инде алды.
Күпбалалы гаиләләргә җир кишәрлекләрен тапшыру программасы Казанда 2012 елда старт алды. Хәерге вакытта Казан Мэриясе һәм инвестицион компанияләр арасындагы дәүләти-хосусый партнерлык турындагы килешү кысаларында муниципаль милеккә күпбалалы гаиләләр өчен тагы 247 га җир алу планлаштырыла.
“Әлеге 53 га Каймар бистәсенең көнчыгышындагы 400-дән артык җир кишәрлегенә һәм 194 га Лаеш районындагы Сокуры бистәсеннән төньяктарак булган 1450-дән артык җир кишәрлекләренә исәпләнгән”, - дип хәбәр итте Казан Башкарма комитетының Җир һәм милек мөнәсәбәтләре комитеты рәисенең беренче урынбасары Татьяна Козловская.
Апрель ахыры – май башында җир кишәрлекләрен сайлау буенча чираттагы комиссияне оештыру планлаштырыла.
Шулай да, Татьяна Козловская сүзләренә караганда, милеккә алынган территорияләр кишәрлекләргә булган кытлыкны бетерә алмый. Хәзерге вакытта Башкарма комитет өстәмә территорияләр булдыру өстендә эшли.
“Җир кишәрлекләренең күпчелек өлеше рәсмиләштерелгән һәм әлеге эш дәвам итә. Шуның өстенә безгә әле дә җир участоклары кирәк, бигрәк тә бу мәсьәлә бакча сезоны башлангач тагы үзенең барлыгын сиздерәчәк. Барлыгы 2359 кишәрлек кирәк, әмма әлегә без нибары 1950-не генә ала алабыз, ягъни 400-ләп кишәрлеккә инде кытлык сизелә. Әлеге мәсьәлә буенча республика җитәкчелеге белән фикер алышырга һәм чишелешне табарга кирәк”, - диде шәһәр җитәкчесе һәм Татарстан Президентына Биектау, Яшел Үзән, Югары Ослан, Лаеш һәм Питрәч районнары территорияләренең бер өлешен башкалага күчерү үтенече белән хат әзерләргә кушты.
Тулаем алганда, Илсур Метшин башкарылган эшне уңай бәяләде. Шәһәр җитәкчесе Җир һәм милек мөнәсәбәтләренең күпбалалы гаиләләр белән эше, эш күләме зур булуына карамастан, максималь рәвештә нәтиҗәле, үтә күренмәле итеп оештырылганлыгын билгеләп үтте. “Бүгенге көндә бездә бернинди җитешсезлекләр дә юк диярлек, шул исәптән ниндидер соры, ришвәтчелек схемалары буенча. Күпбалалы гаиләләр үзләренең җир кишәрлекләрен төгәл вакытында һәм чират буенча ала”, - дип җиткерде Мэр.