Катнашучыларның шәһәр җитәкчесенә юллаган мөрәҗәгатьләре төзелеш, торак-коммуналь хуҗалык һәм төзекләндерү өлкәсендәге төрле мәсьәләләргә кагылышлы иде.
(KZN.RU, 8-нче апрель). Казан Мэры Илсур Метшин гражданнарны кабул итте. Башкарма комитет бинасында үткән очрашуда 8 кеше катнашты. Катнашучыларның шәһәр җитәкчесенә юллаган мөрәҗәгатьләре төзелеш, торак-коммуналь хуҗалык һәм төзекләндерү өлкәсендәге төрле мәсьәләләргә кагылышлы иде.
Мисал өчен, Нияз Хисмәтов – техник фәннәр докторы, РФ почетлы машина төзүчесе – Татарстан башкаласы Мэрына Казанда теләсә кайсы сезонда шәһәр урамнарын чистарту өчен универсаль техника җитештерүне тәкъдим итте. Үзенең уйлап чыгарылган машинасын белгеч теркәгән һәм Кытайда җитештерә. Машинаның үрнәге 2 айдан соң җыелачак һәм Россиягә китереләчәк. Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары – Тышкы төзекләндерү комитеты рәисе Игорь Куляжев техниканы эштә сынап карарга һәм шәһәр шартларында үз-үзен тотышын тикшерергә кирәклекне билгеләп үтте. Илсур Метшин әлеге идеяне хуплады һәм бер эксперименталь машинаны ай дәвамында Казанның төзекләндерү предприятиеләрендә кулланып карарга кушты.
“Әлеге машиналарны предприятиеләр сатып алыр, дип ышандыра алмыйбыз, әмма алар үзләрен кулланышта яхшы яктан күрсәтсәләр, сезнең табышыгызга ярдәм йөзеннән без бер машина ала алачакбыз. Уңышлы кулланылыштан соң, машиналарны серияләп чыгаруда ярдәм итәргә әзербез”, - дип билгеләде Мэр.
Фәнни эшләнмәләр темасын эшмәкәр Евгений Мелехов та дәвам итте, ул исә транспортларның экологик яктан чиста төре – электромобильләргә күчү тәкъдиме белән чыкты. Эшмәкәр билгеләп үткәнчә, әлеге электромобильләрдә мәктәп укучыларын йөртеп булачак һәм аларны такси буларак та файдалану шактый отышлы. Илсур Метшин сүзләренә караганда, мондый электромобильләр Европада еш очрый, биредә аларга ихтыяҗ зур һәм бик тә популяр булып саналалар. Шәһәр җитәкчесе компаниягә әлеге юнәлештәге эшне башларга һәм әлеге проектны тормышка ашыруда ярдәм итәргә әзерлеген җиткерде.
Казанда яшәүчеләрне шулай ук торак фонд мәсьәләсе дә борчый. Бүген шәһәр җитәкчесе белән очрашуга килгән казанлыларның барлык мөрәҗәгатьләренә дә шәһәр хакимияте тарафыннан җавап алынды. Мэр халыктан килгән барлык проблемалар да җентекләп өйрәнеләчәк һәм, кулдан килгәнчә, чишәргә тырышырбыз, дип ышандырды.