Мэр шулай ук “Әмәт”, “Тукай мәйданы” һәм “Кәҗә бистәсе” станцияләрендә пассажирлар уңайлылыгы өчен эскәмияләр урнаштырырга кушты.
(KZN.RU, 9-нчы апрель). Казан Мэры Илсур Метшин “Авиатөзелеш” метро станциясе янындагы территорияне төзекләндерү эшләрен 9 майга тәмамларга кушты. Метрода йөреп кайтып, ул шулай ук “Әмәт”, “Тукай мәйданы” һәм “Кәҗә бистәсе” станцияләрендә пассажирлар уңайлылыгы өчен эскәмияләр урнаштыруны йөкләде.
Күчмә киңәшмәдә шулай ук Авиатөзелеш һәм Яңа Савин районнары администрациясе башлыгы Тимур Алибаев, “Җир асты транспорт корылмалары дирекциясе” дәүләт казна учреждениесе башлыгы Анатолий Церцеил, “Метроэлектротранс” муниципаль унитар предприятиесе баш инженеры Эльмир Закиров һәм башкалар катнашты.
Яңа өч метро станциясе буенча хәрәкәт 2013 елның 9 маенда эшләтеп җибәрелде. Әмма станциягә керү янындагы территорияне төзекләндерү эшләре әлегә кадәр тәмамланмаган. Хәзерге акытта биредә тротуарлар салуга әзерлек һәм чәчәк түтәлләре әзерләү эшләре бара.
“Кышын бу төр эшләрне эшли алмавы аңлашыла. Әмма уңайлы һава торышы урнашуга бу эшләрне тәмамларга кирәк була. Тәмамлау вакыты – 9 май, станцияне бер ел элек ачкан көн”, - дип йөкләде Мэр.
Шул ук вакытта төзекләндерү эшләре белән 200 автомобильгә исәпләнгән, җәмәгать транспортына күчеп утыру өчен оештырылган җир асты паркингы төзелеше тәмамланып килә. Шәһәр буенча, машинасын калдырып торып, метрода хәрәкәт итәргә теләүчеләр өчен бик уңайлы булачак. Илсур Метшин төзелеш темпларына карата канәгатьсезлек белдерде. “Паркинг узган елда тапшырылырга тиеш иде. Акчасын вакытында бүлеп бирдек, акчаның бер өлеше сезгә бирелде, әмма объект әлегә кадәр тапшырылмаган. Ни өчен?” – дип кызыксынды шәһәр башлыгы. Җавап итеп “Казан” җитештерү-төзелеш берләшмәсе подрядчы оешма вәкиле эшләрнең май аенда тәмамланачагына ышандырды.
Казан Мэры шулай ук “Әмәт”, “Тукай мәйданы” һәм “Кәҗә бистәсе” станцияләрендә эскәмияләр урнаштыру кирәклегенә игътибар итте. Мондый үтенеч белән шәһәр Мэрына метро пассажирлары мөрәҗәгать итте. Эскәмияләр проектка алдан кертелмәсә дә, Казан Мэры проблеманы мөмкин булган кадәр тиз хәл итәргә кушты. Шәһәр башлыгы хезмәткәрләре ышандырганча, әлеге проект эшләнә инде.
Шулай ук эш киңәшмәсе барышында быел Копылов урамын реконструкцияләүне тәмамлау һәм Тэц, Восстание урамнары районында метро корылмаларының тоннель эчендәге төзелеш мәсьәләләр комплексы хакында да сүз барды.
Моннан соң Илсур Метшин “Авиатөзелеш” метро станциясенә төште һәм “Кремль” станциясенә кадәр барды. Юлда ул пассажирлар белән аралашты, метро эше хакындагы фикерләре белән кызыксынды һәм аны алга таба үстерү планнары белән бүлеште.