Казан медицина университеты шәһәрнең Мактау китабына кертеләчәк
Агымдагы елның май аенда Казанның медицина университеты үзенең 200 еллыгын билгеләп үтә.
(KZN.RU, 9-нчы апрель). Казан дәүләт медицина университеты Татарстан башкаласының Мактау китабына кертеләчәк. Бүген шәһәр Мэры Илсур Метшин рәислегендә узган Казан шәһәре Думасы Президиумы утырышында бертавыштан шундый карар кабул ителде.
Агымдагы елның май аенда Казанның медицина университеты үзенең 200 еллыгын билгеләп үтә. Илсур Метшин югары уку йортының бай тарихы, әлеге уку йортын тәмамлап, сәламәтлекне саклау өлкәсендә эшләүче танылган хезмәткәрләрне әзерләве турында искәртеп үтте.
Шулай ук Казан Мэры медицина университеты алга таба да горурлык өчен ирешелгәннәре белән куандырып торыр дип җиткерде.
Үзенең җавап сүзендә Казан дәүләт медицина университеты ректоры, Казан дәүләт Думасы депутаты Алексей Созинов әзерләнә торган белгечләрнең һөнәри осталыкларын үстерү өстендә даими шөгыльләнәчәклегенә, ә студентлар алга таба да шәһәрнең иҗтимагый тормышында актив катнашачаклыгына ышандырды.