Көн кадагында 18 мәсьәлә тора.
(KZN.RU, 9-нчы апрель). Казан шәһәре Думасының XXXII сессиясе агымдагы елның 16-нчы апрелендә шәһәребезнең Ратуша бинасында узачак. Сессиянең эше иртәнге 10-га билгеләнгән. Мондый карар бүген Казан шәһәре Президиумы утырышында кабул ителде.
Утырышта Президиумның барлык 11 әгъзасы катнашты, карар кабул итү өчен кворум булды дигән сүз. Утырышны шәһәр Мэры Илсур Метшин алып барды.
Казан шәһәре Думасының Президиумы карары нигезендә булачак сессиядә депутатлар түбәндәге 18 мәсьәләне карап тикшерәчәк.
Кече һәм урта эшмәкәрлеккә ярдәм күрсәтү турында;
Казан шәһәрендә туризмны үстерү перспективалары хакында;
Казан шәһәре муниципаль берәмлегенең 2011-2015 елларга булган социаль-икътисади үсеш программасының 2013 елда үтәлеше турындагы хисабы;
Казан шәһәре муниципаль берәмлегенең 2013 ел өчен үтәлеше хакындагы хисабы;
Казанның муниципаль милкен хосусыйлаштыру Прогноз планы (программасы) үтәлеше турындагы хисабы;
Казан шәһәре Думасының “Казан шәһәре муниципаль берәмлеге Башкарма комитетының Аппараты” муниципаль казна учреждениесе турында”гы карарына үзгәрешләр кертү турында;
Казан шәһәре Думасының “Казан шәһәре муниципаль берәмлеге Башкарма комитетының Финанс идарәсе” муниципаль казна учреждениесе турында”гы карарына үзгәрешләр кертү турында;
Казан шәһәре Думасының “Казан шәһәре муниципаль берәмлеге Башкарма комитетының Мәгариф идарәсе” муниципаль казна учреждениесе турында”гы карарына үзгәрешләр кертү турында;
Казан шәһәре Думасының “Казан шәһәре муниципаль берәмлеге Башкарма комитетының Тышкы төзекләндерү комитеты” муниципаль казна учреждениесе турында”гы карарына үзгәрешләр кертү турында;
Казан шәһәре Думасының закон чыгару инициативасы турында;
Казан шәһәре Думасының “Казан шәһәре муниципаль хезмәткәрләренең дәүләт хезмәтендәге хезмәт хакы күләмен билгеләү, бер айлык һәм башка өстәмә түләүләр һәм аларны булдыру турында”гы карарына үзгәрешләр кертү турында;
Казан шәһәренең Җир биләмәләреннән файдалану һәм төзелеш кагыйдәләренең шәһәр төзү регламентлары зоналары картасына үзгәрешләр кертү турында;
Казан шәһәренең Прокурорын тәкъдим итү турында;
Шәһәр урамнарына исемнәр бирү турында;
Даими комиссияләр составына үзгәрешләр кертү турында;
Төрлесе.
Моннан тыш, Президиум әгъзалары Казан шәһәре Думасында тәкъдим ителгән сәяси партияләр фракцияләренең эшчәнлекләре хакында хисаплар тыңлады.