Бу елда барлыгы 25 мәгариф учреждениесендә капиталь ремонт уздырылачак, аларның барысы да 1981 елга кадәр кулланышка тапшырылган
(KZN.RU, 27-нче март). Мәктәпләрдәге капиталь ремонт бу елда гадәттәгедән алданрак старт алды – язгы каникулларның соңгы көннәрендә 23 мәгариф учреждениесендә тәрәзләрне алмаштыру, керү төркемнәрен ремонтлау һәм коммуникацияләр буенча төп эшләрне бетерү планлаштырыла. Бу хакта шәһәр төзелеш штабы утырышыңда ТКХ комитеты рәисе Искәндәр Гыйниятуллин җиткерде. Түбәләрне ремонтлауга даими уңай һава торышы урнашкач тотынырга исәплиләр.
И.Гыйниятуллин искәртеп узганча, бу елда барлыгы 25 мәгариф учреждениесендә капиталь ремонт уздырылачак, аларның барысы да 1981 елга кадәр кулланышка тапшырылган. Әлеге максатларга 522,03 млн. сум акча бүленгән. Капиталь ремонт кысаларында 8 эш төре башкарыла: түбә ремонтлау, тәрәзәләрне алмаштыру, керү төркемнәрен ремонтлау, эчке ишекләрне алмаштыру, санүзәкләрне ремонтлау, эчке инженерлык коммуникацияләрен ремонтлау, фасадны ремонтлау.
И.Гыйниятуллин сүзләренә караганда, проблемалар әле дә булса кала бирә. “Кызганычка, Гарифҗанов урамындагы 52-нче номерлы мәктәптә аерым эш төрләренә финанслау мәсьәләсе ахыргача чишелмәгән. Сез, Илсур Рәисович, әлеге мәктәптә булдыгыз һәм электр хуҗалыгының торышын үз күзләрегез белән күрдегез. Аны яңа баштан торгызу өчен генә дә 8 млн. сум кирәк, биредә бөтен мәктәп өчен 14 млн. сум бүленгән”, - дип мөрәҗәгать итте ул Мэрга.
Шәһәр җитәкчесе әлеге мәсьәләне чишәргә ярдәм итәргә вәгъдә бирде. “Биредә сүз балаларның һәм хезмәткәрләрнең иминлеге турында бара. Моннан да әһәмиятлерәк ни була ала?”, - дип, үз карашын җиткерде И.Метшин.
И.Гыйниятуллин сүзләренә караганда, сәламәтлекләре ягыннан билгеле бер чикләргә ия булган балалар сау-сәламәт гадәти балалар белән укый алсыннар өчен, киртәләрсез мәктәп мохите булдыру әһәмиятле бурычларның берсе булып тора.
“Моның өчен класс бүлмәләре һәм уку-укыту кабинетларының, санүзәк һәм мәктәп инфраструктурасының башка биналарның мөмкинлекләре чикле булган балалар өчен тиешле шартларга туры китерелүе мөһим. Әлеге чараларны тормышка ашырыр өчен ТР Министрлар Кабинеты тарафыннан махсус программа булдырылды. Аңа Казанның 23 мәктәбе кертелде, шул исәптән 2014 елда капиталь ремонтка кертелгән 8 мәктәп, шулай ук 2012 елда ремонтланган 5 мәктәп тә бар”, - дип җиткерде ТКХ комитеты рәисе.
Искәндәр Гыйниятуллин билгеләп үткәнчә, 14 мәктәп өчен күтәрткеч җайланмалар алу планлаштырыла, ул мөмкинлекләре чикле булган кешеләр һәм инвалид коляскаларында хәрәкәт итүчеләр өчен алыначак. Шулай ук 9 мәктәптә лифт җиһазы булдыру һәм монтажлау көтелә.
“Үземнең чыгышымны тәмамлап, шуны әйтәсе килә: эшне башкару вакытын уку-укыту процессы һәм һава торышы шартлары билгели. Шуңа да капиталь ремонт 1-нче сентябрьгә тәмамланырга тиеш. Алынган темплар, программада катнашучылар тәҗрибәсе, җентекле контроль алга куелган бурычларны тиешле сыйфатта һәм билгеләнгән вакытка тәмамларга булышыр, дигән ышаныч тудыра”, - дип җиткерде комитет җитәкчесе.
И.Метшин подрядчыларны, мөмкин булган кадәр уңайсызлыклар тудырмыйча, эшләрен сыйфатлы итеп билгеләнгән вакытка тәмамлауларга чакырды.
“Агымдагы елда мәктәпләрдә җәйге каникулларны көтеп тормыйча капиталь ремонт үткәрә башладык, әмма бу уку процессына комачаулык тудырырга тиеш түгел. Барлык эш төрләре дә ата-аналар комитеты һәм мәктәп директорлары белән килешенгән булырга тиеш. Вакыт кадерле. Узган елда капиталь ремонт эшләре Универсиадага әзерлек белән беррәттән алып барылды, эшләр дә берничә тапкырга артык иде. Шуңа да кармастан, барлык программалар да тиешенчә үтәлде. Бу елда Универсиада юк, әмма бу безгә иркенәергә ирек бирергә тиеш түгел. Эшне тиешле дәрәҗәдә оештыруыгызны һәм барысын да билгеләнгән вакытка һәм яхшы сыйфатта башкаруыгызны сорыйм”, - дип җиткерде шәһәр җитәкчесе.